Төбәкара клиник диагностика үзәге. Казан

Казанда 1999 елда оештырыла; диагностика корпусы — 1999 елда, терапия комплексы — 2004 елда, хирургия комплексы 2006 елда сафка баса. ТР һәм Урта Идел төбәкләре халкына стационар һәм поликлиника хезмәте күрсәтә.

Үзәкнең төп бурычлары — хезмәткә сәләтне югалту, үлем очраклары сәбәпләре структурасында күпчелекне тәшкил иткән һәм заманча медицина технологияләре куллану таләп ителгән авыруларны ачыклау һәм дәвалау; фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып бару, тоташтыргыч тукыма авыруларын һәм атеросклероз барышын өйрәнү проектларын тормышка ашыру, ишемик һәм геморрагик зыян күрүләрдән соң әгъзалар һәм тукымалар функциясен тергезү; хирургиядә: минимизация һәм лапароскопия ысулларына өстенлек бирү, робот техникасы ысуллары кертү. Төбәкара клиник диагностика үзәге йөрәк-кан тамырлары һәм неврологик авырулар, кан авырулары, репродукция мәсьәләләре буенча специальләшә. Төбәкара клиник диагностика үзәге үзәк структурасына диагностика, неврология, нейрохирургия, кардиохирургия, кардиология, кискен инфаркт, реанимация һәм кан тамырлары, торакаль, гепатобилиар зоналар хирургиясе клиник бүлекләре керә. Аның җирлегендә телемедицина, консультация-диагностика, йөрәк-кан тамырлары авырулары республика үзәкләре эшчәнлек алып бара; ул шулай ук Казан медицина университеты һәм Казан медицина академиясе өчен уку-укыту базасы булып тора.

Консультация-диагностика бүлеге составында 5 бүлек эшли: функциональ диагностика (йөрәк, сулыш органнары һ.б. әгъзаларның халәтен тикшерү; магнит резонанслы һәм компьютер томографы, гамма-камера, электрокардиограф, эхокардиограф, стресс-эхокардиограф һ.б. бар); нур ярдәмендә диагноз кую (күкрәк читлеге, корсак куышлыгы, кече оча сөяге әгъзаларының, умыртка баганасы, сөякләр, буыннарның халәтен тикшерү); нейродиагностика (нерв системасының барлык бүлекләре һәм баш миендәге кан тамырларының функциональ халәтен комплекслы тикшерү), артерия һәм веналарга ультратавыш допплерографиясе, электроэнцефалография. Төбәкара клиник диагностика үзәге дөньякүләм алдынгы операция һәм реабилитация җиһазлары белән тәэмин ителгән (ясалма кан әйләнеше, гемодиализ, аутогемотрансфузия аппаратуралары, баш миенең тирәндәге структураларына үтеп операция ясау өчен стереотоксик системалар, ламинар һава стерилизаторлары һ.б.).

Үзәктә ел саен 150 мең пациент тикшеренү уза. Ятак-урыннар саны — 382 (терапия, неврология, кардиология бүлекләре); 450 хезмәткәр, шул исәптән 16 медицина фәннәре докторы, 58 медицина фәннәре кандидаты эшли. Стационарда ел саен 12 мең пациент дәвалана. Баш табибләр — Р.И.Туишев (1999–2004), Р.Н.Хәйруллин (2004 елдан).

Авторлар — Р.Н.Хәйруллин, Р.Г.Исхакова