Эчтәлек

Революциягә кадәрге чыганакларда Бахтачигар исеме белән дә билгеле.

Авылга XVI йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм дуңгыз асрау.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 җил тегермәне, 2 мануфактура һәм вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 375 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Краснококшай (1919 елга кадәр – Царёвококшай) өязе Күлле Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 8 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күлле Киме авыл җирлеге составына керә.

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1987 елдан яңа бинада). 2007 елдан укытучылар йорты (Күлле Киме урта мәктәбе филиалы) эшли. 1960 елдан – авыл “Алга” колхозы, 1991 елдан – “Күлле Киме” колхозы, 2006 елдан – “Күлле Киме” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (инвесторы – “Татнефтепродукт” компаниясе), 2011 елдан “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Авылда башлангыч мәктәп, мәчет бар.

Халык саны

1859 елда – 198,
1897 елда – 345,
1908 елда – 390,
1920 елда – 470,
1926 елда – 453,
1938 елда – 494,
1949 елда – 327,
1958 елда – 287,
1970 елда – 214,
1979 елда – 159,
1989 елда – 93,
2002 елда – 69,
2010 елда – 51,
2015 елда – 42 кеше (татарлар).