Эчтәлек

Ибраһим нәселеннән булган Ягъкуб пәйгамбәрнең улы, тәкъва адәм һәм пәйгамбәр; Библиядәге Иосиф.

Йосыфның тормышы бәла-казалар белән тулы була (абыйларының хыянәте, Мисырда коллыкта яшәү, падишаһ хатыны белән көтелмәгән вакыйга һ.б.), шуңа да карамастан, дин-иман ярдәмендә ул җиңеп чыга.

Йосыф турындагы риваятьләр Библиягә барып тоташа, ләкин аларда телдән-телгә күчү нәтиҗәсендә барлыкка килгән үзенчәлекләр дә бар. Ихтимал, сюжетлардагы аермалар Коръәндәге Йосыфны яһүди һәм христиан дине вариантларындагы Йосыфка каршы куюны көчәйтү теләгенә бәйледер.

Җирдәге мәхәббәт һәм Аллаһ белән тыгыз бәйләнештә торган Йосыф образы суфилар әсәрләрендә еш очрый: Йосыфның яшәү тарихы, яшерен асыл мәгънәгә төшенүнең бер ысулы буларак, төшләр турында фәлсәфә куерту өчен бер сәбәпкә әверелә.

Коръәнгә багланышы булмаган риваятьтә Йосыфка кагылышлы төп мотивларның берсе – аның хур егетләредәй чибәрлеге һәм шушы чибәрлеккә бәйле рәвештә туган падишаһ хатыны турындагы күп хикәятләргә, әдәби әсәрләргә нигез булган кыйсса.

Йосыф турында хикәят татар фольклорында киң таралган, ул әдәби әсәрләрдә, шул исәптән урта гасырлар әдәбиятында да кулланыла.

Әдәбият      

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.