Эчтәлек

1845–1848 елларда архитектор А.И.Песке тарафыннан архитектор К.А.Тон проекты белән «рус-византия» стилендә Казан губернаторы резиденциясе итеп төзелә.

Казан Кремленең төньяк өлешендә, фаразланганча, элек Казан ханнары сарае, соңрак обер-комендант йорты утырган урында урнашкан.

Антресоль һәм эргә катлары булган өч катлы симметрияле бина хуҗалык максатындагы корылмалар белән бергә ярымтүгәрәк ишегалды хасил итә.

Кареталар тоту урыны, печәнлек, келәтләр һәм башка булган хуҗалык корпусы бар.

Үзәк фасад уртасында 3 аркалы фронтон белән төгәлләнүче ризалит урнашкан.

Сарайның төп керү юлларына баскыч күтәрелә.

Губернатор сарае фасадларының эклектик бизәлешендә рус классицизмы, барокко, борынгы рус архитектурасы һәм псевдовизантия стильләре элементлары кушылган.

1 нче катта канцелярия һәм хезмәтчеләр өчен бүлмәләр, 2 нче катта чишенү, кабул итү, йокы һәм кунак бүлмәләре, зал һәм эш кабинетларыннан торган губернатор фатиры урнашкан. 3 нче каттагы шундый ук максаттагы бүлмәләр император гаиләсе әгъзаларын кабул итү апартаментлары булып хезмәт иткән.

Эчке бизәлеше архитектор М.П.Коринфский җитәкчелегендә заманчалаштырылган рус классицизмы стилендә башкарыла.

Губернатор сарае янәшәсендә Введение чиркәве була (XVIII йөз, Казан ханлыгы дәверендәге мәчет урынында төзелгән), ул 1849 елда сарай чиркәве итеп үзгәртеп корыла һәм ябык галерея ярдәмендә сарай белән тотыштырыла.

Совет чорында губернатор сарае бинасында ТАССР Министрлар Советы урнаша.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе.

2000 елда губернатор сарае реконструкцияләнә (И.С.Габдрахманов, Е.И.Прокофьев, В.П.Логинов һәм башкалар катнашындагы авторлар төркеме).

Әдәбият

Остроумов В.П. Казань. Казань, 1978;

Фехнер М. Великие Булгары, Казань, Свияжск. М., 1978;

Айдаров С.С. Архитектурное наследие Казани. Казань, 1981;

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.

Автор – Т.В.Пашагина