Тарихы

Авылга XVIII йөз урталарында Иске Маврино авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Маврино исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (Ижевск казна заводына беркетелгән элекке ясаклы крәстияннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, Бәтке (Чаллы) трактында олаучылык, чана, көпчәк ясау таралган була.

1880 елларда бер сыйныфлы катнаш земство училищесе ачыла (1914 елда аның өчен таш бина төзелә).

XX йөз башында биредә шулай ук су тегермәне, тимерчелек, вак-төякләр, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1636 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда,169 хуҗалыкның 31 ендә ат юк, 116 − бер, ике, 22 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота. 87 хуҗалык авыл хуҗалыгы хезмәтен вак һөнәрчелек һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Авыл Рус Акташы авылының (хәзерге Әлмәт районы) Казан Богородица чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Иске Маврино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Искра” колхозы оештырыла. 1950 елдан шул ук исемдәге зурайтылган (Иске Маврино авылы, 1959 елдан – Сәвәләй авылы), 1984 елдан – бүленеп чыккан “Дуслык” (Иске Маврино авылы), 1997 елдан – “Труженник” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2002 елдан “Зәй шикәре” агрофирмасы бүлекчәсе составында (кырчылык).

Мәгариф һәм мәдәният

1981 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

1930 елларда − уку өе, 1940 елдан клуб ачыла. 1954−1987 елларда китапханә эшли (беренче китапханәче – А.М.Артемьева). 1980 елларга кадәр янгын бүлеге була. 1950 елдан фельдшер-акушерлык пункты эшли. Төзекләндерелгән “Анастасия” чишмәсе бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Яңа Маврино чыганагы (бронза гасырының буралы курган культурасы), Яңа Маврино авыллыгы (тимер гасырының Имәнкискә культурасы).

Халык саны

1859 елда – 601,
1870 елда – 626,
1897 елда – 863,
1913 елда – 959,
1920 елда – 860,
1926 елда – 630,
1938 елда – 737,
1949 елда – 581,
1958 елда – 652,
1970 елда – 436,
1979 елда – 317,
1989 елда – 111,
2002 елда – 88,
2010 елда – 95,
2017 елда – 109 кеше (руслар – 78%, татарлар – 12%).