Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә.

1795 елда авылда беренче мәчет төзелә, 1805 һәм 1862 елларда тагын 2 мәчет төзелә (сакланып калган мәчет бинасының берсендә колхоз ашханәсе урнаша).

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, йон тетү, тимерчелек һәм балта эше  кәсепчелеге тарала. 1863 елгы мәгълүматларга караганда 3 татар училищесе (мәктәбе) эшли, аларда 60 ир бала укый; 1895 елгы мәгълүматлар буенча мәдрәсә була.

XX йөз башында мәктәпләре булган 3 мәчет, 2 мәктәп, 7 юлаучылар йорты, 2 җил һәм 3 су тегермәне, 3 тимерче алачыгы, 4 вак-төякләр кибете бар, сишәмбе базары эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3298,7 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 8 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Олы Мәңгәр авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда “Электросталь”  колхозы оештырыла, 1958 елда Микоян исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1959 елда “Мичурин” колхозы белән берләштерелә, 1960 елда “Чулпан” колхозы составына керә. 1995 елда Иске Мәңгәр авылы белән бергә мөстәкыйль “Мәңгәр” колхозына аерылып чыга. 1997 елдан “Мәңгәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2003 елдан “Мәңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

1926 елда авылда крәстиян яшьләр мәктәбе ачыла, 1934 елда – урта (1930 елда төзелгән ике катлы агач бинада урнаша), 1945 елда – җидееллык, 1954 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1941–1945 елларда авылда Латвия ССРдан эвакуацияләнгән “Кроте” пионерлар лагеры урнаша (186 кеше).

Авыл халкы күбесенчә “Мәңгәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, урта мәктәп, балалар бакчасы, мәчет (1995 елдан) бар. Клуб каршында халык театры эшли (2000 елдан; сәнгать җитәкчесе – Р.Сәләхетдинов).

Авылда миллионер сәүдәгәр Вәлиулла Бакиров йорты сакланган – ике катлы чарлаклы агач бина (1838 елда төзелә, провинциаль ампир стилендә татар архитектура истәлеге).

Күренекле кешеләре

А.Г.Бикчәнтәев (1911–1985) – архитектор, профессор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган архитекторы;

И.Г.Гайнетдинов (1908–1977) – архитектор, җәмәгать эшлеклесе, ТАССР, БАССР һәм Төньяк-Осетия АССРның  атказанган сәнгать эшлеклесе;

С.С.Заһирова (1918–2018) – аяк киеме өлгесе кисүче, Социалистик Хезмәт Герое;

Н.К.Латыйпова (1924–2013) – ТАССРның атказанган артисты.

Халык саны

1859 елда – 1881,
1897 елда – 1893,
1908 елда – 1832,
1920 елда – 1387,
1926 елда – 1398,
1938 елда – 1277,
1949 елда – 1011,
1958 елда – 940,
1970 елда – 952,
1989 елда – 655,
2002 елда – 699,
2010 елда – 680,
2015 елда – 681  кеше (татарлар).