Шигыйләр мәзһәбе тарафдарлары югары хакимиятнең илаһилыгын һәм аның бары тик Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәсе, дүртенче хәлифә Гали бине Әбү Талиб нәселендәгеләргә генә тапшырылуын, шулай ук барлык мөселманнар кебек үк, шигыйләр дә Мөхәммәднең Аллаһы илчесе булуын, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренең изге булуларын таныйлар.

Шигыйлек төп биш «баганага» нигезләнә:

  • Аллаһның берлеген тану («тәүхид»);
  • Илаһи гаделлеккә ышану;
  • пәйгамбәрләргә һәм вәхилеккә («нөбүвәт») ышану;
  • имамәткә (дөньяви һәм дини хакимият берләшкән мөселман җәмгыяте белән идарә итү принциплары);
  • ахирәткә ышану.

Гомуммөселман бәйрәмнәреннән тыш шигыйләр мәзһәбендә шигый имамнарына багышланган дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә, имам Хөсәен, әл-Габбас (Кәрбала шәһәре) һәм имам Гали (ән-Нәҗҗәф шәһәре) мәчетләре изгеләрдән санала.

Шигыйләр мәзһәбендә имамлык өстенлек итә, шулай ук галәви, друз, зәед җәмгыятьләре бар.

Шигыйләр мәзһәбе башлыча Иранда, Гыйракта, Ливанда, Әзәрбайҗанда һәм Бахрейнда таралган. Татарстанда Шигыйләр мәзһәбе әзәрбайҗан диаспорасында һәм иранлылар җәмәгатендә гамәлдә.

Шулай ук кара: Сөнничелек.

Әдәбият                

Петрушевский И.П. Ислам в Иране в VII–XV веках. Л.,1966; 

Прозоров С.М. Арабская историческая литература в Ираке, Иране и Средней Азии в 7 — середине 10 в.: Шиитская историография. М., 1980; 

Дорошенко Е.А. Шиитское духовенство в современном Иране. М., 1985; 

Али ибн Абу Талиб (имам; ок. 602–661). Путь красноречия. М., 2007; 

Компани Ф. Али ибн Абу Талиб. М., 2010; 

Рашти Сайид Казим. Основополагающие догматы веры. СПб., 2011.