Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1744 елда төзелә), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире (Кече Шашы авылы җирләрен дә кертеп) 1199 дисәтинә тәшкил итә.

1930 елларда – мәчет бинасында клуб, 1938 елда – китапханә, 1980 елдан склад урнаша.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Кышлау волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Яңа Шашы авыл җирлеге үзәге.

1931 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1989 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1929 елда “Трактор” колхозы (беренче рәисе – Г.Әхмәдуллин) оештырыла, 1990 елларда “Шашы” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп (1989 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә бар.

Мәдәният йорты каршында “Сүнмәс йолдызлар” фольклор ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

И.В.Әүхәдиев (1904–1968) – дирижер, скрипач, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 101 ир заты;
1859 елда – 634,
1897 елда – 699,
1908 елда – 743,
1920 елда – 631,
1926 елда – 675,
1938 елда – 472,
1949 елда – 349,
1958 елда – 309,
1970 елда – 289,
1979 елда – 255,
1989 елда – 221,
2002 елда – 203,
2010 елда – 196,
2015 елда – 175 кеше (татарлар).