Биектау, Лаеш, Питрәч районнары территориясендә һәм Казан эчендә урманнарны файдалану, саклау, ышыклау, яңадан утырту өлкәсендә идарә эшләрен алып бара.

1945 елда Шәһәр яны урман хуҗалыгы буларак оештырыла; 2007 елдан хәзерге исемендә. Гомуми мәйданы 30213 га, 4 урманчылык: Биектау (8580 га), Иске Казан (7139 га), Матюшино (6837 га), Столбище (7657 га) участокларыннан тора.

Урман белән капланган мәйдан 28300 га тәшкил итә, шул исәптән ылыслы токымнар — 11711 га, каты яфраклылар — 3793 га, йомшак яфраклылар — 12683 га, куаклыклар 113 га били. Урман барлыкка китерүче төп токымнар: нарат (39,3%), каен (21,5%), юкә (18%), биек кәүсәле имән (11,2%), усак (4,7%) һ.б. Урман типларыннан: куаклы, мүкле һәм лишайник-мүкле наратлыклар, күрәнле, сырмавыклы һәм өрәңгеле каенлыклар, төрле үләнле юкәлекләр, күрәнле усаклыклар, өрәңге-юкәле имәнлекләр өстенлек итә.

Яшь урманнар — 9% тирәсе, урта яшьтәгеләр — 41%, өлгереп килүчеләре — 14%, өлгергәннәре һәм картайганнары — 36% урман мәйданын алып тора. Гомуми агач запасы — 6231 мең м3, шул исәптән өлгергән һәм картайган агачлар — 471,9 мең м3. 2007–2017 елларда 625 га урман культуралары, 520 га ерым-сызалар һәм юл буе урман утырмалары булдырыла.

Мәйданы 57,2 га булган урман питомнигында нарат, чыршы, карагай, шулай ук декоратив культуралар: зәңгәр чыршы, Себер эрбете, кызыл имән, матур тал, көнбатыш туясы һ.б.ның чәчкене һәм үсентесе үстерелә.

Урман хуҗалыгында 3 мәктәп урманчылыгы, урман музее эшли.

Урман хуҗалыгы ел саен 4 миллион сумнан артык суммага 25 төрдән артык товар продукциясе җитештерә.

Урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен Х.Г.Мусин, А.Ф.Грязнов, М.С.Хөсәенов, М.М.Гәрәев, Г.Х.Мортазин – ТРның атказанган урманчысы исеменә, В.В.Филиппов Россия Федерациясенең атказанган урманчысы исеменә лаек булалар.

Автор — Х.Г.Мусин