Биографиясе

1854 елның 18 июня, Эстониянең Дерпт, хәзерге Тарту шәһәре – 1922 ел, Казан.

1876 елда Дерпт ветеринария институтын, 1884 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлый.

Казан ветеринар терапевтлары мәктәбенә нигез салучы.

1876 елдан Казан ветеринария институтында эшли, 1897–1922 елларда эчке йогышлы булмаган авырулар кафедрасы һәм терапия клиникасы мөдире.

1892–1896 елларда Берлин, Дрезден, Вена, Копенгаген шәһәрләрендә хезмәт күнекмәләре ала.

К.М.Гольцман Казан ветеринария институтының беренче сайланып куелган ректоры (1905–1907, 1910–1914 еллар).

Казанда Ветеринария табибләре җәмгыятен оештыручы (1897–1917 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

XIX йөз ахырында кеше һәм хайваннар авыруларын тышкы мохит тәэсире һәм нерв системасы тибына бәйле рәвештә килеп чыккан патологик процесс буларак күзәтеп җыелган тәҗрибә материалларын бергә туплый.

К.М.Гольцман шәкертләре арасында профессор Н.П.Рухлядев бар.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Изге Анна һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Краткий курс частной патологии и терапии домашних животных // Уч. зап. Казан. вет. института. 1893. Т. 10, вып. 1;

Краткий курс частной патологии и терапии домашних животных. М.–Л., 1930.

Әдәбият

Евсеенко С.С. По поводу книги Гольцмана // Вестн. обществ. ветеринарии. 1912. № 19;

Карл Матвеевич Гольцман: Некролог // Уч. зап. Казан. вет. института. 1926. Т. 37, вып. 1;

Крапивнер Л.М. Карл Матвеевич Гольцман и его время // Ветеринария. 1964. № 6;

Гильмутдинова О.М. Роль руководителей Казанского ветеринарного института в развитии вуза и подготовке кадров // Тр. 1-го съезда вет. врачей РТ. Казань, 1996;

Ветеринарная энциклопедия. М., 1969. Т. 2.

Автор – О.М.Гыйльметдинова