Биографиясе

1895 ел, Вятка губернасы Уржум шәһәре — 1937 ел, Мәскәү.

1915–1916 елларда Казанда студентларның социал-демократик түгәрәкләрен оештыручыларның берсе. 1917–1920 елларда Казан губерна башкарма комитеты Президиумы әгъзасы һәм секретаре, ХХС рәисе, РКП(б)ның Казан губерна комитеты секретаре.

1920 еллар башыннан профсоюз эшендә, Иваново-Вознесенск комитеты рәисе, бер үк вакытта Мәскәү губерна профсоюз советларының оештыру бүлеге мөдире, ВЦСПС Президиумы әгъзасы.

1932 елдан С.М.Киров исемендәге «Динамо» заводында электр цехы башлыгы.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият       

Мирсияпов Т.А., Фомин А.А. Профсоюзы Республики Татарстан: История, опыт, проблемы (1905–1995). К., 1995.