Фәнни өйрәнү

Россия тарих фәнендә «руслаштыру сәясәте» төшенчәсенә билгеләмә бирүдә, шулай ук аның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормыштагы чагылышын бәяләүдә уртак фикер юк.

Баштарак, XVI–XVIII йөзләрдә, Россия дәүләтендә руслаштыру сәясәте җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре тарафыннан «кыргый» һәм «цивилизациядән ерак» рус булмаган халыкларны «югары Европа христиан» мәдәниятенә кушу өчен зарури һәм мәҗбүри чара дип аңлатылган көчләп чукындыру аша алып барыла.

XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында, көчләп христианлаштыру сәясәте йомшара барган саен, руслаштыру сәясәте иҗтимагый үзаң тарафыннан дәүләтнең мәдәни-агарту һәм цивилизацияләштерү сәясәте буларак кабул ителә башлый, шулай да кайбер тарихчылар аның колонизаторлык асылын билгеләп үтә (Н.А.Фирсов һ.б.).

Көнбатыш историографиясендә руслаштыру сәясәте шәрык халыкларына рус мәдәни кыйммәтләрен көчләп тагу итеп карала (К.Маркс һ.б.).

XVIII–XIX йөзләр татар иҗтимагый фикере руслаштыру сәясәтенең цивилизацияләштерүдәге әйдәүче роленә битараф кала, милли мәдәниятнең төп элементлары  – тел, дин, этник һәм көнкүреш традицияләре һ.б. сакланган хәлдә, үз халкын бөтендөнья мәдәни һәм этносәяси яңарыш алгарышына кушу зарурлыгы ассызыклана.

1920 елларда совет җәмгыять белеме фәнендә (М.Н.Покровский, Г.С.Гобәйдуллин, Н.Н.Фирсов һ.б.) игътибар рус булмаган халыкларга карата патша самодержавиесе үткәргән руслаштыру сәясәтенең бөекдержавачыл һәм көчләүгә корылган асылына юнәлтелә.

1930 еллар уртасыннан тарихчылар һәм сәясәт эшлеклеләренең хезмәтләрендә Руслаштыру сәясәтенең яңа (тоталитар) – формасы белән милли булмаган, ләкин эчтәлеге белән рус рухындагы идеологиясе формалаша башлый.

«Халыклар төрмәсе» булуына карамастан, Россия империясендә «халыкларның якынаюы» кебек прогрессив тенденцияләр күзәтелү билгеләп үтелә, моңа өстәп, рус булмаган халыкларны яктыга алып чыгуда бөек рус мәдәниятенең төп рольне уйнавына басым ясала.

Европа колониаль дәүләтләре таркалу чорында Көнбатыш историографиясе Россиянең рус булмаган халыкларга мөнәсәбәттәге бөекдержавачыл сәясәтен, төп игътибарны христианлаштыру һәм руслаштыру сәясәтендәге «арттырып җибәрүләргә» юнәлтеп, тәнкыйть күзе белән бәяли башлый (Б.Шпулер, А.Беннигсен, А.Каппелер, Р.Джераси, В.Сандерленд, П.Уэрт, Ю.Слёзкин һ.б.).

Татар эмигрантлары даирәсендәге тарихи фикер үсеше шулай ук шушы контекстта бара (Г.Исхакый, Г.Баттал, Ә.Курат, Б.Ижболдин, Т.Дәүләтшин, А.А.Рорлих һ.б.). СССР таркалганнан соң (1991 ел), руслаштыру сәясәте историографиясендә берничә юнәлеш барлыкка килә: элекке позициядә калып, держава бөтенлеген саклауга юнәлдерелгән карашлар (Г.А.Зюганов, А.Мигранян һ.б.); руслаштыру сәясәтенең руслар мәнфәгатендә түгел, ә фәкать империяне ныгыту өчен уздырылуын раслаучы империячел карашлар (А.И.Миллер, Б.Н.Миронов, Н.А.Нарочницкая һ.б.); руслаштыру сәясәтенең рус булмаган халыкларның этномәдәни һәм цивилизацияле үсешенә тоткарлык ясавын, күләмле демографик югалтуларга китерүен исбатлаучы карашлар (Р.Г.Әмирханов, И.А.Гыйлә җев, Ф.Г.Ислаев, Д.М.Исхаков һ.б.).

Тарихы

Идел һәм Урал буеның рус булмаган халыкларын руслаштыру тарихы шартлы рәвештә берничә этапка бүлеп карала. IX–XIII йөзләрдә руслаштыру сәясәте, нигездә, Идел буеның фин-угор халыкларына (мерәләр, муромлылар һ.б.) кагыла, руслар тарафыннан колонияләштерү барышында алар этномәдәни ассимиляциягә дучар ителә.

XIII йөзнең икенче – XVI йөзнең беренче яртысы арасындагы чорда Алтын Урда дәүләте һәм XV йөздә ул таркалганнан соң барлыкка килгән татар ханлыклары аксөякләреннән бер төркем шулай ук этномәдәни үзгәрешләр кичерә.

Рус кенәзләре төрле феодаль өстенлекләр бирү (җир биләмәләре, крепостной крәстияннәр һ.б.) хисабына татар бәкләре һәм морзаларын хезмәткә чакыра, аларның күпчелеге, православие динен кабул итеп һәм ят мәдәни кыйммәтләргә кушылып, рус аристократиясе сафларын тулыландыра (Адашевлар, Апраксиннар, Балакиревлар, Бахметьевлар, Голицыннар, Карандеевлар, Ртищевлар, Сабуровлар, Хитровлар, Языковлар һ.б.).

Татар ханлыклары яулап алынганнан соң һәм XVI йөзнең икенче яртысында – XVIII йөздә Идел һәм Урал буеның руслар тарафыннан колачлы колонияләштерелүе дәвамында руслаштыру сәясәте максатчан рәвештә алып барыла, рус булмаган халыкларны көчләп христианлаштыру һәм унификацияләү башлана.

Рус булмаган халыкларны аерым һөнәрләр белән шөгыльләнүдән тыю, аларны җиргә, милеккә ия булудан һәм шулай ук үз катлавы хокукларыннан, төрле өстенлекләрдән (сөйургал, тархан һ.б.) мәхрүм итү аркылы Рус дәүләте Казан җирләренең фин-угор һәм төрки халыклар (нигездә, чуашлар) арасында христиан динен таратуга ирешә.

Татар халкының төп өлешенә христианлаштыру турыдан-туры кагылмый, ләкин әлеге сәясәтнең тормышка ашырылуы татар җәмгыятенең тышкы дөньядан аерымлануына һәм цивилизацияле интеграцион бәйләнешләре зәгыйфьләнүгә китерә. Татар бәкләре һәм морзаларының бер өлеше Рус дәүләте хезмәтенә күчә (Державиннар, Карамзиннар, Карамышевлар, Карауловлар, Ханкилдиевләр һ.б.).

Руслаштыруны тизләтү сәясәте – көчләп христианлаштыру – Идел һәм Урал буенда яшәүче төп халыкларның куәтле кузгалышларын китереп чыгара, шул сәбәпле патша хөкүмәте рус булмаган халыкларны яңа мәдәнияткә тартуның цивилизациялерәк юлларына күчәргә мәҗбүр була. Император Екатерина II идарәсе чорында дин иреге игълан ителә.

XVIII йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында руслаштыру сәясәтенең төп күчәре төбәкнең төп халыклары мәгарифе һәм мәдәнияте даирәсенә күчерелә. Руслаштыру сәясәте самодержавие, православие, халыкчанлык принципларына нигезләнгән империячел сәясәт кысаларында мәдәни ассимиляцияләү (документ, эш кәгазьләрен рус телендә алып бару, фин-угор һәм төрки халык балалары өчен мәктәпләр ачу, миссионерлык җәмгыятьләре эшчәнлеге һ.б.); шулай ук башлангыч белем бирү мәктәпләреннән югары уку йортларына кадәрге барлык баскычларны эченә алган гомумроссия мәгарифен унификацияләү аша уздырыла башлый.

XIX йөзнең икенче яртысында Идел һәм Урал буендагы төп халыкларның (татар, чуаш, мари, удмурт һ.б.) чукындырылган өлеше православиене калдырып күпләп үз диннәренә кайту шартларында руслаштыру сәясәте кискен көчәя, Эчке эшләр һәм Мәгариф министрлыклары эшчәнлегендә этномәдәни басым аеруча нык сизелә.

Рус булмаган халыклар өчен рус православие (күпчелеге – миссионерлык) мәктәпләре ачыла, кириллица нигезендә милли алфавитлар булдырыла, фин-угор һәм төрки халыклар телләренә Инҗил, гыйбадәтнамәләр, догалыклар тәрҗемә ителә.

Мөселман мәктәп һәм мәдрәсәләрендә дөньяви фәннәр һәм рус телен укыту тыела (Александр III Фәрманы, 1888 ел 16 июль) һ.б.

1870 елда, 1906 елда һәм 1910 елда рус хөкүмәте тарафыннан Россия империясенең рус булмаган халкына аң-белем бирү «кагыйдәләре» эшләнә, төрки халыкларны, аеруча мөселман татарларны бөекдержавачыл рухта мәдәни унификацияләү аерым игътибарга алына.

XIX–XX йөзләр чигендә идея ягыннан йомылып яшәүче татар җәмгыятендә руслаштыру сәясәте мәсьәләсенә карата фикер каршылыклары сизелә башлый. Җәдитчеләр татарларның рус икътисади, этносәяси һәм этномәдәни даирәсенә интеграцияләнүе яклы булса, кадимчеләр борынгыдан килгән традицион тәртипләрне үзгәрешсез калдырырга һәм сакларга тәкъдим итәләр.

Татар дөньяви әдәбияты, яңа – урта гасырлар гарәп һәм фарсы алынмаларыннан арындырылган татар теле, милли вакытлы матбугат, историография туып һәм ныгып килгән әлеге чорда татар җәмгыятенә рус мәдәнияте элементлары, беренче чиратта башка телләрдәге сүз һәм төшенчәләрнең үтеп керүе көчәя.

Болар һәммәсе Россиядәге интеграцион багланышларга тизләнеш бирә һәм татар җәмәгатьчелеген борчуга сала. Татар зыялылары арасында киләчәктә татар халкының юкка чыгу ихтималы хакында кызу бәхәсләр кузгала (Г.Исхакый, «Ике йөз елдан соң инкыйраз», 1904).

Хакимияткә большевиклар килү (1917 ел) һәм элекке Россия империясе территориясендә совет хакимияте урнашу белән, руслаштыру сәясәте яңа этапка аяк баса: сәяси омтылышлар «пролетар интернационализм» һәм «халыклар дуслыгы» шигарьләре ярдәмендә «милләтләрнең үзара якынаюы һәм мәдәниятләрнең бер-берләренә үтеп керүе»нә юнәлтелә. «Өлкән (рус) туган» җитәкчелегендә уртак социаль-мәдәни һәм этносәяси тарихка ия яңа интернациональ бергәлек – «совет халкы» хасил итү өчен киң колачлы чаралар күрелә башлый.

Әлеге сәясәтне тормышка ашыру барышында милли мәдәниятнең роле сизелерлек какшый, туган тел һәм тарих белән кызыксыну кими, татар җәмгыяте ислам диненнән читләшү, язу үзгәрү (1927–1928 елларда – латин язуы, 1939 елда – рус алфавиты кертелү) аша уза.

Большевикларның мәдәни сәясәте татар зыялылары вәкилләренә дә кагыла һәм алар арасында фикер каршылыклары китереп чыгара: интернационалистлар татарларны рус телле җәмгыятькә тулысынча тартылырга чакыра, милләтчеләр, татар җәмгыятенең дөнья мәдәнияте, шул исәптән рус мәдәнияте казанышларына да таянып, мөстәкыйль этномәдәни үсеш юлыннан баруын зарур саный.

Ләкин большевиклардан торган ил җитәкчелеге татар җәмгыятендәге әлеге тенденцияләрне совет хакимиятенә, революция идеалларына, рус милләтенә каршы юнәлтелгән омтылышлар чагылышы дип таба; «буржуаз милләтчеләр», «тайпылучылар», «солтангалиевчеләр»не фаш итү максатыннан, татар сәяси һәм мәдәни элитасы сафларын даими рәвештә «чистарту»ларга дучар итеп торалар.

Татарстанда тизләтелгән социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм социомәдәни үзгәртеп корулар чорында татар халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүче оешмалар ябыла, дәүләт аппаратына төбәкнең төп халкы вәкилләрен тарту, дәүләти һәм иҗтимагый оешмаларда татар телен куллануны гамәлгә кертү кискен сүлпәнәя, руслаштыру сәясәтенә каршыларны сәяси фаш итү һәм кыру башлана.

1930 еллар ахырында руслаштыру сәясәтенең беркадәр йомшаруы Татарстанда тарих фәнен торгызү мөмкинлеге бирә; ТАССР Министрлар Советы каршында Тел, әдәбият һәм тарих институты ачылып, анда Татарстан АССР тарихы, татар әдәбияты өйрәнелә башлый, татарча-русча сүзлекләр төзелә.

Ләкин «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» ВКП(б) Үзәк Комитеты карары (1944 ел) чыкканнан соң, руслаштыру сәясәте кабат көчәя: Алтын Урда тарихын, мәдәниятне, милли тарихның кайбер чорларын, шул исәптән әдәбият һәм фольклорны (мәсәлән, «Идегәй» дастанын) өйрәнү катгый тыела; милли тарих һәм мәдәният эшлеклеләре исемнәренең телгә алынуына цензура кертелә һ.б.

Әлеге идеологик басымның нәтиҗәсе буларак, татар халкы этногенезына багышланган СССР Фәннәр академиясе фәнни сессиясендә (1946 елның 25–26 апреле) татар халкының килеп чыгышына карата аның тарихын һәм мәдәниятен ТАССР кысалары белән чикләгән болгар теориясе рәсми фараз рәвешендә раслана.

Мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен «монгол-татар изүе»нең, Алтын Урда дәүләтенең, татар ханлыкларының тискәре роленә басым ясалган, СССРның рус булмаган халыклары тарихы һәм мәдәниятенә багышланган мәгълүматлардан мәхрүм дәреслекләр нәшер ителә.

Татарстан тарихы буенча «Болгар теориясе»нә нигезләнеп язылган дәреслекләрдә Алтын Урда чоры чагылдырылмый, татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә киң колачлы бәя бирелми, христианлаштыру һәм Р.с.нең асылы аңлатылмый, шул ук вакытта рус мәдәниятенең татарларга «прогрессив йогынтысы» аерым билгеләп үтелә, рус хакимияте һәм «милли эксплуататорлар»ның икеләтә изүенә каршы Россия халыклары алып барган бердәм сыйнфый көрәшкә зур әһәмият бирелә.

Бу чорда татар теле мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан һәм мәдәни-агарту учреждениеләреннән акрынлап кысрыклап чыгарыла (мәсәлән, 1939–1940 уку елында 1732 татар мәктәбе булып, аларда 281 мең укучы, ягъни барлык татар балаларының 49% ы укыса, бу саннар 1959–1960 уку елында – 138,5 мең, ягъни 27%, 1980/81 уку елында 104 мең, ягъни 18,6% тәшкил итә).

Татар теленең кулланылу даирәсе өй эчендә аралашу дәрәҗәсенә калдырылу аны ана теле санаучы татарлар санының кимүенә алып бара (1926 елда – 99%, 1959 елда – 92%, 1970 елда – 89%, 1989 елда – 83%). XX йөзнең икенче яртысыннан башлап, Татарстанны һәм өлешчә Башкортстанны санамастан, СССРның татар халкы тупланып яши торган өлкә һәм республика мәктәпләрендә табигыять-техник циклга караган төп фәннәрне укыту татар теленнән рус теленә күчерелә, татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүгә билгеләнгән сәгатьләр саны кыскартыла.

Күп кенә урыннарда татар интернат-мәктәпләре ябыла, татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләүче курслар бетерелә һ.б. Болар СССР киңлекләрендә яшәүче татар халкының, аеруча аның кечерәк төркемнәренең руслашуына, милли телләрнең сәясәт, мәдәният, әдәбият өлкәсеннән кысрыклап чыгарылуына, катнаш никахлар артуга һ.б.га китерә.

Руслаштыру сәясәтенең көчәюенә шулай ук тизләтелгән шәһәрләшү процессы (1939 елда ТАССР халкының 28% ы, 1959 елда – 33%, 1989 елда – 42% ы шәһәрләрдә яши), совет режимы шартларында татар җәмгыятендә барган модернизация процесслары (массакүләм мәгълүмат чаралары, эстрада, кинематография һ.б. үсеше), татар халкының традицион тормыш рәвешеннән, шул исәптән авыл тормышы тәртипләреннән аерылуы һәм псевдомилли нигездәге, рус мәдәниятенә карата икенчел булган шәһәр мәдәнияте барлыкка килү белән бәйле үзгәрешләр йогынты ясый.

«Алга киткән социализм» төзү чорында катнаш никахлар советча яңа бергәлек – «совет халкы» барлыкка килү атрибуты булып санала. Бу елларда төрле административ һәм сәяси-хокукый чаралар ярдәмендә төрле милләт вәкилләре арасындагы никахлар һәм СССР халыкларының «мәдәни якынаюы» хуплана; хезмәт вазифасы буенча күтәргәндә, язылмаган кагыйдәләр хөкем сөрә (партия хезмәткәрләренең, хәрби башлыкларның катнаш никахларына уңай мөнәсәбәт һ.б.). Болар шулай ук татарларның, бигрәк тә яшь буынның турыдан-туры туган телдән читләшүенә, телнең рус алынмалары белән чуарлануына китерә.

Татарстан мәктәпләре укучылары арасында 2005 елда уздырылган сорашу нәтиҗәләре буенча, аларның 10,7% ы – укытучылары белән, 6% ы – дуслары белән, 11% ы – күршеләре белән татарча аралаша, гаиләдә татарча сөйләшүчеләр – 28%. Балаларын рус мәктәпләре һәм балалар бакчаларына биреп, гаиләдә рус телендә аралашуга күчеп, татар халкы вәкилләре үзләре үк руслаштыру сәясәтен үткәрүчеләр позициясен ныгыталар. Сораштырулардан күренгәнчә, укучы татар балаларының ата-аналары арасыннан 44% ы социаль яктан уңышлы үсеш һәм яхшы эш урынына ия булу өчен рус теле зарур дип саный.

СССР таркалганнан соң (1991 ел), милли республикаларда мәдәниятләр үсешенә, милли телләрнең кулланылыш даирәсе киңәюгә һ.б.га уңай йогынты ясаган суверенлашу чоры башлана. Җавап йөзеннән үзәк хакимият тарафыннан татар халкы тормышыннан милли-мәдәни кыйммәтләрне, традицияләр һәм гореф-гадәтләрне кысрыклап чыгаруга юнәлтелгән махсус чаралар күрелә. «Россия Федерациясенең кайбер закон актларына (дәүләт мәгариф стандарты төшенчәсен һәм структурасын үзгәртү өлешендә) үзгәрешләр кертү турында»гы 448303–4 номерлы Федераль закон нигезендә «аз комплектлы авыл мәктәпләрен оптимальләштерү», туган телне, милли әдәбият һәм тарихны өйрәнү сәгатьләрен кыскарту, туган телдә укытылучы фәннәр исемлеген чикләү юлы белән мәгариф сәясәте аркылы этномәдәни ассимиляцияне даими рәвештә көчәйтү буенча максатчан эш алып барыла.

Рус телле массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан кешеләр аңына неоимпериалистик штамплар (шулардан бер өлге – «Россия милләте» төшенчәсе) сеңдерү омтылышлары ясала; православиене иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренә кертү буенча киң колачлы чаралар үткәрелә.

Руслаштыру сәясәте татар яшьләрендә этнонигилизм, туган тел, милли мәдәният, тарих, традицияләр һәм гореф-гадәтләр белән санлашмау, ахыр чиктә этник яктан кимчелек тою китереп чыгара.

Әдәбият

 Фирсов Н.А. Инородческое население прежнего Казанского царства в новой России до 1762 года и колонизация заКамских земель в это время. Казань, 1869.

Григорьев А.Н. Христианизация нерусских народностей как один из методов национально-колониальной политики царизма в Татарии // Материалы по истории Татарии. Казань, 1948.

Алишев С.Х. Исторические судьбы народов Среднего Поволжья. XVI – нач. XIX вв. М., 1990.

Зюганов Г.А. Россия – родина моя: Идеология государственного патриотизма. М., 1996.

Каппелер А. Россия – многонациональная империя: Возникновение. История. Распад. М., 1996.

Исхаков И.Д. Проблемы становления и трансформации татарской нации. Казань, 1997.

Миронов Б.Н. Социальная история России периода империи (XVIII – начало XX в.): В 2 т. СПб., 2003.

Миллер А.И. Империя Романовых и национализм. М., 2006.

Автор – И.Л.Измайлов, Р.В.Шәйдуллин.