Эчтәлек

ТРда иң борынгы һәм иң зур агач чиркәүләрнең берсе.

1780 елларда төзелә, 1820, 1860 елларда яңартыла. 1881 елгы үзгәртеп корудан соң (архитектор П.В.Тихомиров), хәзерге рәвешен ала. 1930 елларда ябыла, 1947 елдан яңадан эшли башлый.

Чиркәүдә 1853 елда Грециянең Афон ярымутравындагы рус монастыреннан алып кайтылган җәфа чиккән Пантелеймон иконасы могҗизалы буларак хөрмәт ителә. Чиркәү дәвалаучы Пантелеймон һәм могҗиза тудыручы Николай чишмәләре православие дине әһелләренең күмәкләп зиярәт кылу урыны булып тора. Үзгәртеп корулардан соң, чиркәүнең тышкы күренеше халык архитетурасы һәм барокко формалары белән төгәлләнгән эклектика стиле сыйфатларын ала. Өч катлы агач чиркәү бүрәнәдән бурап эшләнгән һәм такта белән тышланган. Бинаның гыйбадәт залы «дүртлек өстенә утыртылган сигезлек» тибыннан гыйбарәт. Ике рәт тәрәзәле дүртлек формасы кубка тартым. Өсте сигез кырлы түбә белән ябылган, очы гөмбәз белән төгәлләнә. Апсида биш кырлы, аның өч кырына биек тәрәзәләр уелган. Аш бүлмәсе симметрияле, бер рәт тәрәзәле, биеклеге гыйбадәт залы дүртлеге белән бертигез, киңлеге бераз кимрәк. Аш бүлмәсе белән янәшәдә биш яруслы чаң манарасы күтәрелә. Ярусларның зурлыклары астан өскә таба кими бара. Югары ярусларның һәр кырына икешәр тәрәзә уелган. Чаң манарасының дүрткырлы биек гөмбәзенә кырлы, тар муенлы гөмбәз беркетелгән. Кечкенә гөмбәзләр алтарь чыгынтысында һәм чиркәүгә кушып салынган ике корылма түбәсендә дә бар. Чиркәүнең көнбатыш, төньяк һәм көньяк ишекләренә биек баскычлар күтәрелә. Фасадлары ябыштырылган декоратив фигуралар белән бизәлгән. 1881 елда урнаштырылган иконостас сакланган.

Әдәбият

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. К., 1999. Т. 1;

Православные храмы Татарстана: Альбом. К., 2000.

Автор – О.В.Ерёгин