Тарихы

1716 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тегермәнчелек тарала.

Никола Кырлангысы авылының (хәзер сакланмаган) Никола чиркәве приходына карый.

1891 елда бер сыйныфлы катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1893 елда – 25 ир бала һәм 2 кыз бала, 1900 елда – 46 ир бала һәм 8 кыз бала, 1915 елда 47 ир бала һәм 14 кыз бала укый).

XX йөз башында 3 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1573,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Шәмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан – Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш районында.

Хәзер – Келәш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Искра Ильича» колхозы оештырыла. 1959 елдан авылда – «Путь Ильича» (үзәк утары – Келәш авылы), 1990 елдан – кабат оештырылган «Искра Ильича» колхозлары, 1995 елдан – «Тоншерма», 2004 елдан – «Путь Ильича» (үзәк утары – Келәш авылы) авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, 2007–2016 елларда «Новый путь» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Тоншерма» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда – җидееллык, 1963 елда – сигезьеллык (1976 елда яңа бина төзелә), 1989 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1999 елда мәктәптә тарих-төбәкне өйрәнү музее эшли башлый (беренче җитәкчесе – З.А.Кузнецова; 500 дән артык саклау берәмлеге).

Авылда мәдәният йорты (1965 елдан), китапханә (1924 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, шунда ук һәм авыл янында («Память») төзекләндерелгән чишмәләр бар.

Мәдәният йорты каршында «Семерт» фольклор коллективы (2002 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

А.Е.Земляков (1937–2015) – педагог, педагогия фәннәре докторы, профессор, Чуаш Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре;

С.С.Кутяшов (1899–1944) – тарихчы, мәгариф һәм фән эшен оештыручы, Бөек Ватан сугышында катнашучы, 3 нче дәрәҗә Дан ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 118 ир-ат;
1859 елда – 500,
1897 елда – 882,
1908 елда – 964,
1920 елда – 1111,
1926 елда – 864,
1938 елда – 846,
1949 елда – 742,
1958 елда – 867,
1970 елда – 925,
1979 елда – 718,
1989 елда – 485,
2002 елда – 498,
2010 елда –457,
2021 елда – 340 кеше (чувашлар).