Киң таралган Европа төре, ТРда барлык җирдә дә очрый. Зур булмаган күлләр, акрын агымлы елга буйларындагы үсемлекләр арасында яши.

Гәүдәсе туры, кысылган, коңгырт төстә. Ата затлар (17-20 мм) аналарына (12-15 мм) караганда зуррак. Йөрүгә җайлашкан һәм бертөрле диярлек 7 пар аягы бар. Озын 4 мыекчыгын алга сузып хәрәкәтләнә.

Суга коелган һәм череп ятучы агач яфракларын, шулай ук су үсемлекләрен һәм детритны ашап, сулыкларны чистарта.