Эчтәлек

Авылга XVI йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1771 елда ачыла; 1937 елда мәчет бинасында мәктәп, соңрак колхоз идарәсе урнаша), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 544 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Кышлау Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Яңа Шашы авыл җирлеге составына керә.

1931 елда “Алга” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Галиев). 1950 елда Фрунзе исемендәге колхоз составына керә, 1963 елда “Ирек” колхозы итеп үзгәртелә, 1968 елда “Правда” колхозы (Ключи-Сап авылы) составына керә, 1989 елда колхоз бүленгәндә авыл “Шашы” колхозы (Яңа Шашы авылы) составына керә, 2003 елдан “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1931–1969 һәм 1982–2015 елларда авылда башлангыч мәктәп була. 2005 елда мәчет ачыла, клуб бар.

Халык саны

1859 елда – 260,
1897 елда – 523,
1908 елда – 553,
1920 елда – 514,
1926 елда – 554,
1938 елда – 427,
1949 елда – 185,
1958 елда – 274,
1970 елда – 218,
1979 елда – 186,
1989 елда – 169,
2002 елда – 143,
2010 елда – 162,
2015 елда – 158 кеше (татарлар).