Эчтәлек

XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Беренче исеме – По Ключу Сап. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –  игенчелек, терлекчелек.

1907 елда Яушев акчасына 2 катлы мәчет (1948 елга кадәр эшли, соңрак бинасында клуб урнаша) төзелә.

XX йөз башында авылда мәчет, 3 җил тегермәне, тимерче алачыгы, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1366,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Шиньша волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Яңа Шашы авыл җирлеге составына керә.

Күмәкләштерү елларында авылда “Правда” колхозы оештырыла, 1968 елда аның составына “Ирек” колхозы керә (Иске Җогып авылы). 1922 елда мәктәп ачыла, соңрак җидееллык, аннары башлангыч (1934 елдан Сабир бай йортында урнаша, 1986 елда яңа бина төзелә) мәктәп итеп үзгәртелә. Халкы күбесенчә “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

2006 елда Р.Миллиҗанов акчасына “Габделбарый” мәчете төзелә.

Халык саны

1859 елда – 283,
1897 елда – 551,
1908 елда – 695,
1926 елда – 818,
1938 елда – 724,
1949 елда – 486,
1958 елда – 524,
1970 елда – 548,
1979 елда – 467,
1989 елда – 373,
2002 елда – 331,
2010 елда – 305,
2015 елда – 311 кеше (татарлар).