Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче чирегендә нигез салына.

1830 елларга кадәр халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 171,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Күшке авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Правда» колхозы оештырыла, 1958 елда – зурайтылган Мичурин исемендәге колхоз (Күшке авылы), 1960 елда – берләштерелгән «Гигант» колхозы составына керә, 1989 елда «Правда» колхозы составында бүленеп чыга. 2003 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2004 елдан «В.Чернов исем. агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык,. ит терлекчелеге белән шөгыльләнә. Машина-трактор паркы, ындыр табагы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1921 елдан), клуб, фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Күренекле кешеләре

А.Д.Антонов (А.Калган) (1911–1988) – язучы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, ЧАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Почет билгесе» ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 192,
1880 елда – 250,
1897 елда – 345,
1913 елда – 450,
1920 елда – 478,
1926 елда – 500,
1938 елда – 507,
1949 елда – 350,
1958 елда – 244,
1970 елда – 520,
1979 елда – 436,
1989 елда. – 296,
2002 елда – 261,
2010 елда – 238,
2015 елда – 252 кеше (чуашлар).