Биографиясе

1906 елның 6 июне, Казан губернасы, Зөя өязе Олы Кошман авылы — ?

«Казэнерго» район энергетика идарәсе управляющие (1942–1952).

Урта Азия политехник институтын тәмамлый (Ташкент, 1931). 1925–1926 елларда Ташкент төбәк кооперациясе һөнәрләр берлеге идарәсе секретаре булып эшли, волость җир-су реформасы комиссиясе рәисе (Үзбәкстан ССРның Фирганә өязе Мәрхәмәт авылы). 1931–1932 елларда Үзбәкстан ССРның Фирганә районы Кувасай станциясендә ГРЭС төзелеше башлыгы урынбасары.

1932–1934 елларда Казанда ТЭЦ-1 төзелеше һәм аны сафка бастыру җитәкчеләренең берсе (Татарстан Социалистик Төзелеш Батыры, 1933). 1934–1942 елларда Казандагы ТЭЦ-2 дә: монтаж бүлеге, котельный цехы башлыгы, баш инженер урынбасары, баш инженер (1939–1941), монтаж һәм капиталь төзелеш буенча директор ярдәмчесе (1941 елдан).

1952–1958 елларда Воронежда ТЭЦ-1, Яңа Воронеж атом электр станциясе төзелеше башлыгы, 1958–1966 елларда Воронеждагы ТЭЦ-2 директоры.

Мөхетдинов җитәкчелегендә файдалануга тапшырылучы яңа һәм Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән сәнәгать предприятиеләренең энергетик куәтләрен үстерү гамәлгә ашырыла, Урыссу ГРЭСы төзелә, нефть чыгару сәнәгате үсә барган районнарны электрлаштыру башлана.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Герои Труда Татарии. 1920–1938 гг.: Док. очерки. К., 1974.