Тарихы

Авыл 1705 елдан мәгълүм.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм ясаклы татарлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чана ясау кәсепчелеге тарала.

1811 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. 1870 елда волость идарәсе урнаша, 2 мәчет, 3 мәктәп эшли. 1880 елда булган янгын авылның бер өлешен, 2 мәчетне, мәдрәсәне юк итә. 1900 елда рус-башкорт ир балалар училищесе ачыла.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, 3 мәчет, мәдрәсә (1912 елда 170 шәкерт укый), мәктәп, икмәк саклау кибете, 17 вак-төякләр кибете була; дүшәмбе саен базар эшли, ел саен ноябрьдә ярминкә уздырыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4769 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Әмәкәй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Правда” колхозы оештырыла. 1951 елда аның составына Сталин исемендәге колхоз (Иске Әлмәт авылы) керә. 1993–2006 елларда “Дуслык” крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1933 елда – җидееллык, 1942 елда – урта, 1945 елда җидееллык (1970 еллар ахырында яңа бина төзелә), 1979 елда – урта, 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1929 елда районда беренче фельдшер-акушерлык пункты ачыла.

Авылда мәдәният йорты (1971 елдан), китапханә (1974 елдан), балалар бакчасы (1990 елдан, 2015 елдан мәктәп бинасында), “Рәмзи” мәчете (1995 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сәйлән” инструменталь ансамбле, “Шатлык” хореография коллективы, “Тылсым” хор коллективы (барысы да 2012 елдан), “Якты йолдыз” театр коллективы (2013 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Д.Ф.Заһидуллина (1964 елда туган) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе академигы;

Ф.М.Сафин (псевдонимы Факил Әмәк) (1954 елда туган) – язучы, филология фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.Ш.Хәбибуллина (1934 елда туган) – язучы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1792 елда – 82 ир-ат;
1870 елда – 1161,
1884 елда – 1372,
1897 елда – 1447,
1906 елда – 1571,
1920 елда – 1788,
1926 елда – 1357,
1938 елда – 1150,
1949 елда – 812,
1958 елда – 744,
1970 елда – 760,
1979 елда – 668,
1989 елда – 508,
2002 елда – 509,
2010 елда – 491,
2017 елда – 497 кеше (татарлар).