Эчтәлек

1922 елда Казан педагогия институты, Шәрекъ академиясе һәм Казан университетының иҗтимагый фәннәр факультеты җирлегендә булдырыла. Идел-Урал төбәге өчен югары квалификацияле укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерли.

Укыту вакыты – 3–3,5 ел (1929 елга кадәр 4 ел). Башта ачылган бүлекләр: тел-тарих, физика-математика, биология-география, шәрекъ телләре. 1924–1935 елларда бүлекләрнең профиле үзгәрә һәм аларның саны 5 кә кадәр арттырыла: иҗтимагый-икътисади, әдәбият-тел белеме, чуаш, милли лингвистика һәм музей-этнография (1927 елда ябыла).

1927 елда Шәрекъ педагогия институты составында 8 бүлек эшли: иҗтимагый-икътисади, рус теле һәм әдәбияты, физик-техник, табигыять, татар теле һәм мәдәнияте, чуаш теле һәм мәдәнияте, мари теле һәм мәдәнияте, удмурт теле һәм мәдәнияте бүлекләре. 1930–1931 елларда читтән торып уку һәм кичке бүлекләр ачыла. Шәрекъ педагогия институты каршында икенче баскыч тәҗрибә-үрнәк мәктәбе эшли. 1930–1931 елларда милли бүлекләр җирлегендә Чабаксар, Йошкар-Ола, Ижевск шәһәрләрендә педагогия институтлары ачыла.

1931 елда Шәрекъ педагогия институты Татар педагогия институты итеп үзгәртелә.

Шәрекъ педагогия институтының барлык эшләгән елларында С.П. Сингалевич ректор була. 1931 елда 139 укытучы, шул исәптән 19 профессор, 47 фәннәр кандидаты эшли. Барлыгы 900 дән артык укучы тәмамлый.

Тикшеренү эшчәнлегенең фәнни юнәлешләре: тарих-филология (Н.Н.Фирсов, Е.И.Чернышев, М.К.Корбут, Е.Ф.Будде, М.А.Васильев, Г.Ф.Линсцер); табигыять-фәнни (Н.Н.Парфентьев, А.Д.Гольдгаммер, Н.П.Пономарёв); җирле төбәкне өйрәнү: А.Я.Гордягин (Татарстан һәм Чуаш республикаларының флора һәм геоботаникасы), И.А.Кортиковский (Татарстан һәм Чуаш республикаларының климатология һәм метеорологиясе), В.Ф. Смолин, Н.С.Надиев, Н.Мөхетдинов, М.Г.Худяков (археология), В.А.Богородицкий, М.А.Фазлуллин, Г.Х.Алпаров, Г.Ш.Шәрәф, Җ.Вәлиди (тел белеме); Г.Ш.Абдрахманов, Г.Г.Сәгъди (татар әдәбияты тарихы), С.Н.Бикбулатов (ислам һәм татар халкы тарихы), Н.И.Ашмарин (чуаш теле синтаксисы), Н.В.Никольский (чуаш һәм мариларның этнографиясе), В.Г.Егоров (чуаш теле фонетикасы), Г.И.Комиссаров (чуаш фольклоры), С.П.Сингалевич, А.А.Красновский, В.Я.Струминский (педагогика).

1924 елдан Шәрекъ педагогия институты каршында Татар педагогия җәмгыяте, 1925 елдан Рус педагогия җәмгыяте эшли, ул басма орган – «Библиографик бюллетень» чыгара. Шәрекъ педагогия институты басмалары: «Яшь педагог» журналы, «Фәнни-педагогик җыентык».

Әдәбият

Новый педагог. Организация и работа Восточного педагогического института в Казани: Итоги пяти лет, 1922–1927. Казань, 1927.

Казанский государственный педагогический институт // Ученые записки Казанского государственного педагогического института. Казань, 1974. Выпуск 132.