Чыгу урыны һәм вакыты

Башта (1920 елның 25 февраленнән 10 сентябренә кадәр) Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы («Красная Армия» исемен йөртә), соңрак (1920 елның 13 сентябреннән 29 декабренә кадәр) — Республика Революцион Хәрби Советы сәяси идарәсе каршындагы Көнчыгыш бүлек органы.

Казанда рус телендә 31 саны нәшер ителә.

Мөхәррире — И.Терегулов.

Газетада Г.Арсланов, С.Атнагулов, М.Борындыков, М.Зубков, А.Краснов, С.Сәетгалиев, М.Терегулов, Ш.Усманов, И.Фирдәвес, С.Чавайн, Г.Чудаков хезмәттәшлек итәләр.

«Красный восток»ның соңгы санында Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең оешу тарихы, структурасы һәм эшчәнлеге турында мәкалә басыла.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Насыров Т.М. Из истории красноармейской печати на татарском языке (1918–1920) // Татария в период Октября. Казань, 1970;

Сбитнева А.А. Литература для красноармейцев нерусской национальности: Из истории деятельности политотделов Красной Армии на Восточном фронте в годы гражданской войны // Военно-ист. журн. 1973. № 4;

Гиззатуллин И.Г. Защищая завоевания Октября. Центральная мусульманская военная коллегия. 1918–1920. М., 1979;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Т.М.Насыйров