Казан университетының А.М.Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институты

Оешуы

2003 елда химия факультетын һәм А.М.Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институтын бергә кушып оештырыла.

Химия фәнни-тикшеренү институты 1929 елда Казан университетының физика-математика факультеты каршында оештырыла. Аның ачылуына университет идарәсенең Мәгариф халык комиссариатына Фәнни-тикшеренү институты оештыру турындагы юлламасы (1927) сәбәп була. А.М.Бутлеров истәлегенә багышлап һәм галимнең 100 еллык юбилее уңаеннан чиста һәм гамәли химия буенча үткәрелгән 5 нче Менделеев съездында (Казан, 1928) катнашучылар юлламаны хуплый. Химия фәнни-тикшеренү институты 1837 елда университет ишегалдында химия һәм физика лабораторияләре өчен төзелгән классик архитектурадагы (архитектор М.П.Коринфский) борынгы ике катлы бинада урнаша.

Структурасы

Институт составында 7 уку кафедрасы (нәорганик химия, аналитик химия, органик химия, физик химия, югары молекуляр һәм элементорганик химия, химия белеме бирү, медицина химиясе), 5 фәнни бүлек, 6 лаборатория.

Институтка органик химия, нәорганик химия, физик химия, аналитик химия бүлекләре керә.

Химия институты ТР, РФ фәнни оешмалары белән иҗади бәйләнештә тора, 2 белгечлек буенча аспирантура эшли. Химия институтында РФА 1 академигы, 2 мөхбир әгъзасы, ТР ФА мөхбир әгъзасы, 25 фән докторы һәм 44 фән кандидаты эшли.

Фәнни юнәлешләре

Органик химия бүлегендә фосфорның органик чыгарылмалары тикшерелә: фосфит кислотасының диалкил эфирлары таутомериясе һәм аларның металлы чыгарылмалары реакцияләре өйрәнелә (А.Е.Арбузов); триарилметил рәтендәге ирекле радикаллар барлыкка килү реакциясе ачыла, пирофосфор кислоталары чыгарылмалары өйрәнелә, күп кенә кушылмаларның физиологик активлыгы билгеләнә, дару препаратлары, үсемлекләрне саклау чаралары алына (А.Е.Арбузов һәм Б.А.Арбузов); арил- һәм диарил арсенит кислоталары эфирлары синтезлана һәм өйрәнелә (Г.Х.Камай, В.М.Зороастрова). Бүлекнең икенче фәнни юнәлеше – терпеннар өлкәсендәге эзләнүләр: скипидарның составы билгеләнә, аннан камфора алу технологиясенә үзгәреш кертелә; туендырылмаган терпеннар оксидлашу реакцияләренең юнәлеше һәм аларның оксидка әйләнү механизмнары, диен синтезы ысулын кулланып, абиетин һәм левопимар кислоталары төзелеше билгеләнә; ике цикллы терпеннарның алифатик терпеннарга төркемләнүе ачыла, дельта3-карен химиясе буенча бик күп эзләнүләр үткәрелә (Б.А.Арбузов). Өченче юнәлеш – оксикетон ацетальләре синтезын һәм үзенчәлекләрен өйрәнү (В.В.Евлампиев). Нәорганик химия бүлегендә туендырылган тоз эремәләре барлыкка килү термохимиясе, тоз эремәләренең электр үткәрүчәнлеге һәм электролит эремәләрнең электр үткәрүчәнлегенә электролит булмаган эремәләр йогынтысы өйрәнелә (А.Я.Богородский, Г.П.Дезидерьев). Физик химия бүлеге тикшеренүләренең төп юнәлеше – металларның коллоид эремәләрен алу ысулын эшләү, гипофосфит кислотасы ярдәмендә металларны электрохимик юл белән яңадан кайтару кинетикасын өйрәнү (А.Ф.Герасимов, Г.С.Воздвиженский). Аналитик химия бүлеге тикшеренүләрендә төп игътибар «өченче» җисем катнашындагы утырымлы реакцияләргә бирелә, микъдари анализ өчен «эрүчәнлек тапкырчыгышы» төшенчәсе кертелә (А.М.Васильев, Н.П.Смирнов).

Бөек Ватан сугышы елларында Химия фәнни-тикшеренү институты бинасында СССРФәннәр академиясенең Мәскәүдән эвакуацияләнгән Органик химия институты һәм Радий институтының бер өлеше урнаша. Фәнни тикшеренүләр сугыш вакыты бурычлары белән бәйле була: хәрби техниканы ремонтлау өчен җилемнәр, салкынга чыдам резина, самолётларда тишелгәннән соң үзеннән-үзе йомылучы сыешлык, авиация майларына һәм гидравлик сыекчаларга утырткыч кушылмалар, төнге күзәтү приборларында махсус капламнар эшләнә; тиоколларның һәм поликонденсацион мономерларның яңа типлары алына. Казан һәм Сталинград госпитальләре өчен дару препаратлары (сульфасезол, стрептоцид, никотин кислотасы, сульфидин) эшләп чыгарыла. Институт хезмәткәрләре Казан заводлары һәм предприятиеләре лабораторияләренә консультация ярдәме күрсәтәләр.

Сугыштан соңгы чорда институт эшчәнлегенең төп фәнни бурычы А.М.Бутлеров тәгълиматын – органик кушылмалар төзелеше теориясен тиешле дәрәҗәдә тирәнәйтү һәм киңәйтү була. Фосфит кислотасының циклик эфирлары синтезлана һәм үзлекләре өйрәнелә (А.Е.Арбузов, Б.А.Арбузов). Абрамов реакциясе һәм Пудовик реакциясе ачыла һәм җентекләп өйрәнелә. Беренче мәртәбә окись боҗралы фосфин эфирлары алына, биполяр ион һәм фосфоран катнашлыгында арадаш стадияләр тикшерелә (Б.А.Арбузов, Н.А.Полежаева, В.С.Виноградова). Циклик эфирлар белән реакцияләр, Р=С һәм Аs=С бәйләнешләре буенча кушылу реакцияләре (Э.Н.Дианова), фосфит кислотасының тулы һәм тулы булмаган эфирлары белән циклоннар һәм -еноннар арасындагы реакцияләр юнәлешләренең күптөрлелеге ачыла (А.В.Фуженкова). 1960 еллардан терпеннар өлкәсендә актив эш алып барыла. -Пинен, камфен, 3-карен оксидларының изомер әверелешләре ачыла (Б.А.Арбузов, З.Г.Исаева), күп кенә биологик актив кушылмалар синтезлана, аларның биологик активлыгы һәм структурасы арасында бәйлелек тикшерелә. Казанда органик кушылмалар структурасын физик ысуллар белән өйрәнүгә Б.А.Арбузов нигез сала. Органик молекулаларны структур анализлау нигезендә түбәндәге ысуллар ята: ТМР (Й.Ю.Сәмитов, А.В.Аганов), диполь моментлар (Л.К.Юлдашева, Л.М.Катаева), полярография, кулонометрия, амперометрия (В.Ф.Торопова, М.К.Сайкина), электрооптик ысуллар (А.Н.Верещагин, С.Г.Вульфсон, Р.П.Аршинова). Беренче тапкыр пирролиноннар һәм пиридозиноннар чыгарылмаларының Р - нуклеофиллар белән реакцияләре өйрәнелә (Н.А.Полежаева, А.М.Полозов, В.Г.Сәхибуллина). Стереохимия бүлегендә кушылмаларның реакциягә керү сәләте белән аларның пространстводагы төзелеше арасындагы бәйләнеш тикшерелә. Термодинамик тикшерү шартларында күп процесслар өчен конформер реакцияләре тизлегенең парциаль константаларын билгеләргә мөмкинлек бирүче яңа ысул эшләнә. Югары басымнар химиясе бүлегендә циклик кушылулар реакциясенең тизлеген һәм тигезлеген билгеләүче Фәннәр академиясекторлар өйрәнелә. Орбиталь характеристикаларны, реагентлар структураларын һәм реакция энтальпиясен исәпкә алып, процессның тизлеген микъдари тасвирлау мөмкинлеге күрсәтелә. Каталитик процессларны өйрәнү ысуллары эшләнә, реагентлар активлыгын үстерү шартлары (109 тапкырга кадәр) табыла. Югары басым астында үткәрелә торган гадәти һәм катализлы процесслар тизлеге һәм тигезлеге үзгәрүнең оптималь шартлары ачыклана, тизлек диффузия ярдәмендә тикшерелә алырлык басым чикләре билгеләнә (А.И.Коновалов, В.Д.Киселёв, Е.А.Кашаева, Г.Г.Исхакова). Гамәли химия бүлегендә нефтьне промыселга әзерләү өчен реагентлар синтезлау, яхшыртылган физик-механик күрсәткечле пенополиуретаннар һәм микроэлектроника өчен яңа материаллар алу буенча эшләр алып барыла. Яңа дару препаратлары, шулай ук биоҗиткерүчәнлекне һәм дару матдәләренең специфик активлыгын яхшыртучы полимер йөртүчеләрне эшләүгә игътибар бирелә.

Фәнни нәтиҗәләре

Химия фәнни-тикшеренү институтының мөһим эшләреннән берсе - Татарстан заводларына һәм предприятиеләренә консультация ярдәме күрсәтү: фурфурол (А.Е.Арбузов, Б.П.Луговкин), үсемлек майлары (А.И.Луньяк) алуның яңа ысуллары кертелә, Чистай акшарлау балчыклары үзенчәлекләре өйрәнелә (А.Ф.Герасимов, Г.С.Воздвиженский), камФәннәр академиясера алу производствосы һәм канифоль-сабын заводлары калдыкларын куллану (Б.А.Арбузов) буенча зур күләмдә эш башкарыла. 1980 елларда нефтьне промыселга әзерләү эшләре башлана: су-нефть эмульсияләрен сусызландыру һәм тозсызландыру өчен реагентлар, фторкаучуклар нигезендә эшләнмәләр вулканизаторы, эмульгаторлар (Казан «Органик синтез» АҖ дә күпләп җитештерү оештырыла) эшләнә һәм патентлар белән беркетелә. Институт тикшеренүләре буенча җитештерелгән продукцияне кулланучылар - ТР, Башкортстан Республикасы һәм илнең башка төбәкләрендәге нефть-газ чыгару идарәләре.

Университетның физика-математика факультеты составында булган һәм 1930 елда яңа оештырылган Казан химик-технологик институтына күчерелгән химия кафедраларында (органик химия, нәорганик химия, физик химия, аналитик химия) үткәрелеп килгән фәнни тикшеренүләр академик һәм югары уку йорты фәненең тыгыз бәйләнешен күрсәтә. 1931 елда университетта яңа факультетлар оештыру процессы башлана, шул исәптәналда саналган кафедралары белән химия факультеты да ачыла. 1950 елларда кафедралар каршында аларның тематикасы буенча фундаменталь тикшеренүләр үткәрү өчен проблемалы (соңыннан фәнни-тикшеренү) лабораторияләр оештырыла башлый. Органик химия кафедрасы 1868 елда үк оеша, аның беренче мөдире А.М.Бутлеров була, төрле еллардагы җитәкчеләре: В.В.Марковников, А.М.Зайцев, А.Е.Арбузов, Б.А.Арбузов, Е.Г.Катаев, А.И.Коновалов, И.С.Антипин. 1957 елда Б.А.Арбузов инициативасы белән кафедра каршында Россиядә ТМР спектроскопиясе буенча әйдәп баручы үзәкләрнең берсе – органик кушылмалар структурасын өйрәнүче фәнни-тикшеренү лабораториясе оештырыла. Эшчәнлекнең төп юнәлеше органик реакцияләрнең, реакция сәләтен һәм механизмнарын өйрәнү, супрамолекуляр химия (1987 елдан фәнни җитәкче А.И.Коновалов). Казан университеты документларында нәорганик химия кафедрасы беренче мәртәбә 1878 елда телгә алына, мөдирләре: Г.Н.Глинский, Ф.М. Флавицкий, А.Я.Богородский, Б.Н.Воропаев, Ф.И.Богоявленский, С.Д.Громаков, В.В.Лебединский, А.А.Гринберг, А.Ф.Богоявленский, Л.Г.Берг, А.Б.Здановский, А.А.Попель, З.А.Сапрыкова, Ю.И.Сальников, Н.А.Улахович. 1970 елдан координацион кушылмалар лабораториясе эшли. Фәнни тикшеренүләр максаты - 3d-күчешле һәм платиналы металларның органик һәм элементорганик лигандалы комплекслары төзелешен, составын, тотрыклылыгын, тиз алмаштыру реакцияләре кинетикасын һәм механизмнарын өйрәнүнең яңача юлларын эшләү; алдан билгеләнгән сыйФәннәр академиясетлы кушылмалар синтезлау. Физик химия кафедрасына нигез салучы һәм аның беренче мөдире А.Ф.Герасимов (1919) була. Төрле елларда кафедра белән җитәкчелек итүчеләр: А.Ф.Капустинский, Н.А.Трифонов, Ф.Ф.Фәйзуллин, Ю.М.Каргин, Б.Н.Соломонов. Физик химия кафедрасы һәм бүлегенең төп фәнни юнәлешләре: органик һәм элементорганик кушылмалар электрохимиясе, электролит булмаган органик эремәләр термодинамикасы (СССР Дәүләт бүләге, 1987), каты аксымнар һәм органик рецепторлар - каликсареннар һәм полимерлар белән органик кушылмаларны адсорбцияләү, ферментатив, металл-комплекслы гетероген катализ, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү процесслары өчен яңа катализаторлар эшләү һ.б. Аналитик химия кафедрасы 1919 елда оештырыла, мөдирләре: А.М.Васильев, В.Ф.Торопова, Г.К.Будников. Фәнни тикшеренү юнәлешләре: электроаналитик химия, нәорганик һәм органик анализда кулонометрия, органик кушылмалар вольтамперометриясе, электрохимик сенсорлар, фосфор кушылмалары нигезендә органик реагентлар, хроматография, биосенсорлар, анализның иммунохимик ысуллары. Югары молекуляр һәм элементорганик кушылмалар кафедрасы А.Н.Пудовик тарафыннан 1948 елда синтетик каучук кафедрасы буларак төзелә, мономерлар химиясенең проблемалы лабораториясе (хәзерге элементоорганик кушылмалар лабораториясе) оештырыла (1958). 1988 елдан кафедра һәм бүлекне Р.А.Черкасов җитәкли. Фәнни тикшеренүләр фосфорның төрле координациядәге органик кушылмалары, шулай ук башка күчешсез элементлар чыгарылмаларының структуралары белән реакциягә керү сәләте арасындагы бәйләнешне теоретик һәм эксперименталь өйрәнүгә, гамәли Фәннәр академиясейдалы үзенчәлекләре белән яңа матдәләр синтезлауның нәтиҗәле алымнарын эшләүгә; фосфорорганик кушылмаларның фәзаи төзелешен заманча спектраль, электрик, электрооптик алымнар ярдәмендә өйрәнүгә багышлана.

Бүләкләре

Югары дәүләт бүләкләреннән: Ленин бүләге - 1 кешегә, Дәүләт бүләге – 3 кешегә, СССРФәннәр академиясенең Д.И.Менделеев исемендәге бүләк – 4 кешегә, СССР ФА президиумы бүләге – 3 кешегә, Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз химия җәмгыяте бүләге 3 кешегә бирелә.

Фәнни тикшеренүләр үсешенә зур өлеш кертүчеләр: А.Е.Арбузов, Б.А.Арбузов, А.И.Коновалов. Химия фәнни-тикшеренү институты бинасы фасадында Н.Н.Зинин, К.К.Клаус, А.М.Бутлеров, В.В.Марковников, А.М.Зайцев, Ф.М.Флавицкий, А.Е.Арбузов, Б.А.Арбузов истәлеген мәңгеләштергән 8 мемориаль такта һәм аларның танылган укучылары (Н.Н.Бекетов, М.Я.Киттары, А.М.Попов, Е.Е.Вагнер, С.Н.Реформатский, А.Н.Реформатский, А.Ф.Герасимов, А.Я.Богородский, А.М.Васильев, Г.Х.Камай, В.С.Абрамов) исемнәре язылган мемориаль такта бар. Казан химия мәктәбе музее эшли. 2007 елдан «Хи.Жи.На» газетасы чыгарыла.

Җитәкчеләре

Химия фәнни-тикшеренү институты җитәкчеләре: А.Е.Арбузов (1929–1960), Б.А.Арбузов (1960–1988), В.Д.Киселёв (1988–2002), В.И.Галкин, И.И.Стойков.

Әдәбият

Сорокина Т.Д., Климовицкий Е.Н., Штырлин Ю.Г. Научно-исследовательский химический институт им. А.М.Бутлерова Казанского университета: История создания, современное состояние. К., 2004.

Автор – В.Д.Киселёв