Мәкалә 1700–1772 елларда Европа илләренең Кырым ханлыгы белән үзара мөнәсәбәтләренә багышлана. XVIII йөздә Речь Посполита белән берничә очрактан тыш, тату мөнәсәбәтләр була. Кырымлылар Швеция белән союз төзергә омтылалар, әмма ул бары тик 1708–1711 елларда Карл XII вакытында гына тормышка аша. Соңрак шведлар белән элемтәләр нәтиҗәсез була. Кырым ханлыгындагы вазгыятьне еш кына 1699 елдан 1758 елга кадәр Нугай урдаларының баш күтәрүләре тотрыксызландыра. Алар ханнарны төшерүгә китерә. Будҗак һәм Кубан серакәсирләре Молдавия, Валахия һәм рус җирләренә һөҗүм итәләр. Нугай урдалары аеруча агрессивлыклары белән аерылып торган.

XVIII йөздә Гәрәйләр русларга каршы поляк конфедератлары һәм украиналы-мазепинчылар белән союздаш мөнәсәбәтләрне хуплыйлар. Кырым ханнары Кырым ханлыгының протектораты булыр иде дип, буфер украина дәүләтен булдырырга нәтиҗәсез омтылып карыйлар. Пруссия белән альянс төзергә омтылу, А.фон дер Гольцның эшчәнлегенә карамастан, нәтиҗәсез тәмамлана. Фридрих II 1760–1761 елларда кризис хәлендә калгач кырымлылардан ярдәм көтә. Петр III Пруссия белән союз төзеп, Кырым-Гәрәйне Фридрих II белән союзник булу мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

Сылтама ясау өчен: Пилипчук Я.В. Крымское ханство, Швеция и Речь Посполита в 1700–1772 гг. // Научный Татарстан. 2017. №1. С.23–47.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Пилипчук Ярослав Валентинович, тарих фәннәре кандидаты, кече фәнни хезмәткәр, Украина Милли Фәннәр академиясенең А.Ю.Крымский исем. Шәрык институты, e-mail: bachman@meta.ua