Биографиясе

1957 елның 8 августында Казан шәһәрендә туган.

1979 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан химия-технология институтында эшли.

1987 елдан Казан университетында, чагыштырмалылык теориясе һәм гравитация кафедрасы мөдире (2000–2003). Бер үк вакытта 1994 елдан «Дулкын» гравитация-дулкын фәнни-тикшеренү үзәге директоры урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гравитация нурланышы кырындагы иерархияле системаларның релятивистик эволюциясенә карый.

Бик тотрыксыз гравитация кырларында релятив кинетик, гидродинамик, электродинамик һәм эластодинамик системаларның эволюция модельләре төркемен тикшерә. Түбән ешлыклы периодик гравитация нурланышын ике контурлы лазер интерферометрлары ярдәмендә детекторлау теориясен төзи.

Хезмәтләре

Лазерно-интерферометрический детектор гравитационного излучения на базе активных рециркуляров. Казань, 1991 (автордаш).

Grawitational radiation and birefringence induced by curvature // Classical and Quantum Gravity. 1977. V. 14, № 10.

Inflation in a selfinteracting gas universe // Phyisical Review. D. 1998. V. 58 (автордаш).

Cosmological thermodynamics and deflationary gas univese // Physical Review. D. 2001. V. 63. (автордаш).

Singular behaviour of electric and magnetie fields // Classical and Quantum Gravity. 2001. V. 18 (автордаш).