- РУС
- ТАТ
Невропатолог, медицина фәннәре докторы (1990), профессор (1993), Татарстанның атказанган табибе (2003)
1952 елның 10 октябрендә Сәмәрканд шәһәрендә туган.
1975 елда Казан медицина институтын тәмамлый, 1976 елдан шунда ук эшли, 1991 елдан неврология һәм рефлексотерапия кафедрасы мөдире.
Тикшеренүләре баш мие кан әйләнеше патофизиологиясенә, периферик нерв системасы авырулары клиникасына, көчәя баручы нерв-мускул авыруларын эксперименталь дәвалауга, церебраль паралич авыруларын реабилитацияләү проблемаларына, церебелляр дегенерацияләр һәм сирингомиелия клиникасына карый.
1997 елда Линген шәһәрендәге (ФРГ) симпозиумда тәкъдим ителгән «Головокружения при поздних приобретенных церебеллярных дегенерациях» фәнни хезмәте өчен Багдановка (Г.Р.Хәлиуллина белән бергә) Германиянең һәр ел саен тапшырыла торган «Гедеон-Клиник» бүләге бирелә.
Общие закономерности изменений сократительных свойств при патологии нервной регуляции скелетных мышц. Казань, 1989.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.