Биографиясе

1929 елның 16 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1952), Казан республика ветеринария лабораториясендә табиб-эпизоотолог.

1953–1984 елларда Казан ветеринария институтында: өлкән фәнни хезмәткәр, бруцеллез лабораториясе мөдире.

1984 елдан Хайваннарның токсикологик һәм радиацион куркынычсызлыгы буенча федераль үзәкнең (2004 елга кадәр – Бөтенроссия ветеринария фәнни-тикшеренү институты) бактерияле йогышлы авырулар лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре бруцеллез вакытындагы аллергияне, авыру китереп чыгаручының үзгәрүчәнлеген өйрәнү өлкәсенә карый. Бруцеллалар штаммы 82 дән бруцеллезга каршы вакцина уйлап таба (1988 елда Россия, Казахстан, Грузия һ.б. территорияләрдә гамәлгә кертелә). Мөгезле эре терлекләрдә бруцеллезга диагноз кую методикасын камилләштерә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Изучение антигенных и иммуногенных свойств живых и убитых бруцеллёзных вакцин // Уч. зап. Казан. вет. института. 1970. Т. 107.

Испытание вакцины из слабоагглютиногенного штамма бруцелл 82 на крупном рогатом скоте // шунда ук. 83–87 б.

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.