Тарихы

1958 елда оештырыла, 1996 елга кадәр Казан оптика-механика заводының «Ракета» хоккей клубы каршында, 1996–2008 елларда – Казанның Совет районы хакимияте каршындагы «Ракета» хоккей клубы» коммуналь учреждениесе, 2008 елдан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан Республикасы иҗтимагый дәүләт оешмасы каршында («Динамо-Казан» итеп үзгәртелә).

1964–1971 елларда СССР чемпионатында «А» классының 1 нче төркемендә, 1971–1979 елларда РСФСР беренчелекләрендә һәм Профсоюзларның Бөтенсоюз үзәк советы Кубогы уенында катнаша, 1979–1981 елларда Россия (1993 елга кадәр СССР) чемпионатының 2 нче, 1981–1996 елларда 1 нче, 1996 елдан югары лигасында.

Баш тренерлары

Е.Э.Флейшер (1958–1966 еллар),

И.Г.Бохараев (1967–1971 еллар, 1979–1982 еллар),

И.И.Яшин (1983 ел),

Г.И.Кузовков (1985 ел),

Ю.Г.Гаврилов (1987 ел, 1999–2000 еллар),

А.П.Теняков (1987–1989 еллар, 1996–1998 еллар),

И.К.Йосыпов (1989–1992 еллар),

О.А.Севрюгин (1992–1996 еллар),

С.Е.Лихачёв (2000–2001 еллар),

И.А.Фәсхетдинов (2001–2002 еллар),

В.Н.Иевлев (2003–2008 еллар),

А.В.Стук (2008–2010 еллар, 2012–2013 еллар),

В.В.Янко (2010–2012 еллар, 2013–2014 еллар),

Д.А.Щетинин (2014 елдан).

Казанышлары

Россия чемпионатының 1 нче лигасы чемпионы (1996 ел), Викинглар кубогы (көмеш медаль, 2000 ел, Норвегия), мини-хоккей буенча Россия чемпионаты (бронза медаль, 2001 ел) призеры, Коми губернаторы кубогы иясе (2000 ел), Россия чемпионатында бронза медаль (2009 ел, 2013 ел), Россия кубогы (2009 ел, 2013 ел), Чемпионнар кубогы (2009 ел), Дөнья кубогы (2010 ел) иясе, Россия чемпионы (2011 ел), Россия чемпионатында көмеш медаль алучы (2012 ел).