Биографиясе

1945 елның 20 сентябрендә Казанда туа.

1968 елда Казан университетын тәмамлый, РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында эшли, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2002 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефть химиясенә карый. Петрова нефтьне чыганаклардан су тутыру юлы белән чыгарганда калдык нефтьләрнең составын өйрәнә, нефтькә төрле процессларның (күкертләү, химик һәм биохимик оксидлаштыру, фаза үзгәрешләре һ.б.) җимергеч тәэсирен бәяли, аз үзгәргән калдык нефть һәм көчле әверелешләргә дучар булган калдык нефть дигән яңа төшенчәләр кертә. Калдык нефтьләрнең төп массасы аз үзгәргәннәргә керүен, шунлыктан бу запасларны чыгарып бетерү перспективасы барлыгын күрсәтә.

Нефть катламының флюидлар белән башлангыч туенуы параметрларын билгеләү ысулларын эшли. Петрова катнашында, нефть белән хәрәкәтчән һәм хәрәкәтсез туендырылу параметрларын исәпкә алып, чыганактагы нефть запаслары 3 өлешкә бүлеп исәпләнелә: чыганакларның табигый энергиясе ярдәмендә һәм су тутыру юлы белән алына торганнар, өченчел ысуллар (микробиология, физик-химик, җылылык һ.б.) кулланып чыгарыла торган һәм чыгарып булмый торган нефтьләр. Чыганакны эшкәртүнең соңгы стадиясендә катламның нефть бирүчәнлеген күтәрүнең өченчел технологияләре кулланылганда, калдык нефтьләрнең составын һәм үзлекләрен исәпкә алу зарурлыгын күрсәтә.

Хезмәтләре         

Особенности формирования углеводородного состава остаточных нефтей заводняемых пластов // Нефтехимия. 1998. Т. 38, № 3 (автордаш);

Характеристика битумов зоны водонефтяного контакта // Нефтехимия. 2004. Т. 44, № 5 (автордаш);

Влияние отложения в пласте твёрдых парафинов на фазовое состояние нефтей в процессе разработки месторождений // Нефтехимия. 2005. Т. 45, № 3 (автордаш).

Әдәбият   

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.