Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Шепкә, Яңа Аксар, Әсәй исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы, шул исәптән керәшен татарлар). Бу чорда авыл халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, көпчәк, чана ясау, киндер сугу, тегүчелек (чаршау тегәләр), олаучылык һәм читкә китеп эшләү таралган була. Икмәк белән сәүдә итүче А.И.Стахеевның «Аксар дачасы» утарында (1463 дисәтинә җир) ялланып эшлиләр.

Авыл халкы Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге 1773−1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша: авыл старшинасы Ә.Әсәев округта Зәй камалышында катнашучы иң зур баш күтәрүчеләр отряды оештыра.

XIX йөздә күп кенә чукындырылган халкы ислам диненә кайта. Православие динендәгеләр (1884 елда якынча 6%) Иске Пәлчекәү авылының Николай Чудотворец чиркәве приходына карый.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, 2 мәдрәсә, 2 су тегермәне эшли, XX йөз башында – мәчет (1939−1940 елларда ябыла), мәдрәсә, су белән эшләүче 2 җәмәгать тегермәне, 2 бакалея, икмәк саклау һәм сату кибете.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда авылдагы 199 хуҗалыкның 40 ы атсыз, 157 – бер-, ике ат, 2 хуҗалык 3 эш аты тота; 1275 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 123 бал корты оясы теркәлә; 175 хуҗалык игенчелек хезмәтен вак һәнәрчелек кәсепчелеге белән бергә алып бара.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 948 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Аксар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла (беренче рәисе – эшче-“егермебишмеңче” Н.Яруллин).

1959 елдан авыл – зурайтылган XXI партсъезд исемендәге колхозның үзәк утары, шулай ук Иске һәм Яңа Тәкмәк, Икенче һәм Өченче Бөгелде, Бүресарай, Перцовка авылларын берләштерә һәм республикада алдынгы хуҗалыкларның берсе була. 1980 елларда биредә шикәр чөгендере җыюны тулысынча механикалаштыру җайланмасы эшләнә һәм гамәлгә кертелә (соңыннан аны Россия заводларында җитештерә башлыйлар).

1998 елдан “Нур” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001 елдан “Зәй азык-төлек компаниясе” агрофирмасының шул ук исемдәге бүлекчәсе, 2006 елдан – “Зәй” агрофирмасы, шулай ук авылда крәстиян фермер хуҗалыклары эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгызчылык).

Авылдан 2,5 км көньяк-көнчыгыштарак Юкәләү керамзит балчыклар чыганагы эшкәртелә. 1980 елда Аксар нефть чыганагы ачыла 1984 елдан үзләштерелә башлый.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда мәдрәсә базасында башлангыч мәктәп ачыла (1961 елда яңа бина төзелә), 1973 елда − урта (яңа бина төзелә), 2014 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

1982 елда мәктәп каршында “Живу и помню” төбәк тарихы музее оештырыла (оештыручысы – З.Я.Кәрамова).

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1969 елдан, 2010 елдан М.Н.Хөснетдинова исемендә; аның каршында “Тургай” драма коллективы (1987 елдан, 1995 елдан халык исемен йөртә, нигез салучы – Г.М.Гатина), фольклор һәм вокаль коллективлары эшли), китапханә (1964 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан), мәчет (1992 елдан), янгын депосы бар.

1977−2018 елларда “Бәхетле балачак” балалар бакчасы эшли (хәзер мәктәпнең мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеме).

Авыл территориясендә “Косам” буасы һәм “Зирекле” чишмәсе (2006 елда) төзекләндерелгән.

Авыл янында археология истәлеге – Аксар туктаулыгы табыла (буралы курган культурасы).

Күренекле кешеләре

Ф.М.Мингалин (1916−1990) – Бөек Ватан сугышында катнаша, М.Җәлил җитәкчелегендә фашистларга каршы яшерен эш алып барган совет хәрби әсирләре оешмасы әгъзасы, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

Ф.Н.Миңлебаев – (1949 елда туган) – рационализатор, чөгендер үстерүдәге казанышлары өчен СССР Дәүләт бүләге лауреаты, III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры.

Авыл белән Социалистик Хезмәт Герое М.Н.Хөснетдинованың тормышы һәм эшчәнлеге бәйле, 1955−1960 елларда Аксар авыл советы рәисе, 1960−1976 елларда (өзеклек белән) XXI партсъезд исемендәге колхозның Аксар комплекслы бригада бригадиры; авыл зиратында күмелә, мәдәният йортында аңа мемориаль такта куела.

Халык саны

1724 елда – 65,
1795 елда – 68 ир заты;
1859 елда – 429,
1913 елда – 1075,
1926 елда – 893,
1938 елда – 839,
1949 елда – 792,
1958 елда – 806,
1970 елда – 908,
1979 елда – 815,
1989 елда – 719,
2002 елда – 746,
2010 елда – 797,
2017 елда – 791 кеше (татарлар).