Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Көек, Мәрҗән исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –  игенчелек, терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу һәм он тарту кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 3 җил тегермәне, ярма яргыч, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1289,5 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Олы Мәңгәр волостенда, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 августыннан – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Олы Әтнә авыл җирлеге составына керә.

Авылда мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Г.Х. Галиәхмәтов (1934 елда туган) – Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә бригадир, Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1782 елда – 130 ир заты;
1859 елда – 688,
1897 елда – 849,
1908 елда – 848,
1920 елда – 890,
1938 елда – 901,
1949 елда – 432,
1958 елда – 424,
1970 елда – 295,
1979 елда – 205,
1989 елда – 143,
2002 елда – 112,
2010 елда – 94,
2015 елда – 79 кеше (татарлар).