Амбар корткычларының гаять киң комплексы, 200 гә якын төре бар.

Иң зарарлы корткычлар: он талпаны, озынча талпан, Радионов талпаны, кара аяклы, төкле, гади талпаннар.

Озынлыгы 0,2-0,6 мм, баш-күкрәк һәм корсак өлешләренә бүленә. Җитлеккән талпан – 4, кортлары – 3 пар аяклы. Авыз аппаратлары кимерә торган. Туфракта, җәнлек өннәре һәм ояларында, үсемлек тамырлары арасында һәм яшел сабак-яфракларында яшиләр. Амбарларга кырдан яңа уңышка ияреп кайталар.

Ашлык, он һәм башка азык-төлекне зарарлыйлар (бигрәк тә ашлыкның дымлылыгы 14% тан артканда).

ТРда он талпаны киң таралган. Үсеш циклы: күкәй, корт, нимфа 1, нимфа 2, җитлеккән талпан. Ашлык дымлылыгы 13%, онның дымлылыгы 12% тан кимрәк булган шартлар талпаннар өчен уңайсыз санала. 50°C температурада талпаннар үлә. Ашлыкка кечкенә ярыклар аша үтеп керәләр.

Талпаннар зарарлаган он һәм ашлыктан күгәрек исе килә. Көрәш чаралары: профилактика, физик-механик һәм химик ысуллар белән юк итү.

Фураж ашлыгы – хлорпикрин һәм бромлы метил, чәчүлек орлык дихлорэтан һәм металлилхрод белән төтенләп эшкәртелә.