Гомуми мәгълүмат

Самара өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1935 елда Денискино районы буларак оештырыла, 1940 елдан хәзерге исеме. Үзәге –Шентала тимер юл станциясе (Самара шәһәреннән 204 км ераклыкта урнашкан).

Халык саны – 15805 кеше (2016 ел). Татарлар саны 2010 елда – 3124 кеше. Алар, тупланып, район үзәгендә (1600 якын кеше), Денискино (1051) һәм Татар Әбдекие (409), Карабикол (100 якын) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар район территориясенә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында актив урнаша башлыйлар. Яңа Кама аръягы һәҗүмнән саклану сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр агымы 1730 елларда тагын да көчәя. Бу чорда районның иң зур татар авылы – Денискино авылына нигез салына (1917 елга 1000 артык хуҗалык, дүрт мәчет һәм мәдрәсә була).

Хәзерге вакытта «Нур» район татар мәдәни‑агарту җәмгыяте (1997 елдан, Шентала станциясе), «Тамчы», «Чишмә», «Чулпан» (халык исемен йөртә) фольклор ансамбльләре, «Мизгел» балалар (Денискино авылы), «Сердәш» (Татар Әбдекие авылы) ансамбльләре эшли.

Денискино авылы мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә. Сабан туе үткәрелә; 2016 елда Татар Әбдекие авылында икенче өлкә авыл Сабан туе уза.

Район үзәгендә, Денискино (ике) һәм Татар Әбдекие, Карабикол авылларында мәчетләр, район үзәгендәге мәчет каршында мәдрәсә эшли.

Күренекле кешеләре

Шентала районында 1960 елда СДБ‑4 тибындагы үзйөрешле баржада кырык тугыз көнлек дрейфта катнашкан Ә.Р.Җиһаншин (Шентала станциясе), генерал‑майор Ф.М.Әхмәтвәлиев (Денискино авылы), физика‑математика фәннәре докторы Н.К.Гайсин, СССРның атказанган спорт остасы (дзюдо) Х.Х.Бикташев (икесе дә – Татар Әбдекие авылы) туган.