- РУС
- ТАТ
Татарстанның Актаныш районындагы авыл. Актаныш авылыннан 8 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
Авыл 1747 елдан мәгълүм.
XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, һөнәрчелек киң тарала.
Мәчет 1812 елдан билгеле. 1852 елда авыл мәхәлләсе рәсми теркәлә.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1080 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Такталачык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.
Хәзер Уразай авыл җирлеге составына керә.
1929 елда авылда “Бүләк” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Шириев), 1958 елда “Таулар” колхозына керә. 1994 – 2002 елларда “Таулар” кооперативлары берләшмәсе, 2003 – 2006 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү “Таулар” кооперативы.
Халкы күбесенчә “Нур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1920 – 1980, 1990 – 2006 елларда башлангыч мәктәп эшли (бина 1963 елда төзелә). Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.
Авылның төньяк-көнбатыш чигендә Пьянобор һәм Чиялек культураларына караган Илчебай авыллыгы табыла.
Б.Х.Гыйльметдинов (1927 – 1992) – ТАССРның атказанган механизаторы, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.
1795 елда – 223,
1834 елда – 382,
1859 елда – 515,
1870 елда – 632,
1897 елда – 538,
1908 елда – 644,
1913 елда – 688,
1920 елда – 282,
1926 елда – 320,
1938 елда – 292,
1949 елда – 169,
1958 елда – 148,
1970 елда – 181,
1979 елда – 123,
1989 елда – 107,
2002 елда – 98,
2010 елда – 81,
2015 елда – 87 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.