Эчтәлек

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда  мәчет (1859 елда төзелә), вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 462 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Күлле Киме волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күәм авыл җирлеге составына керә.

1930 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла; 1940 елларда яна; 1956 елда яңа бина төзелә.

1931 елда авылда Күәм һәм Җилгелде авыллары белән бергә К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла. 1945 елда мөстәкыйль колхоз булып аерылып чыга. 1950 елда К.Маркс исемендәге  (Күәм авылы) колхозы белән берләштерелә. 1961 елда “Игенче” колхозы итеп үзгәртелә. 1993 елдан “Дусым” колхозы составында, 2002 елдан “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә һәм “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб бар. 1996 елда мәчет төзелә.

Халык саны

1782 елда – 23 ир заты;
1859 елда – 299,
1897 елда – 320,
1908 елда – 340,
1920 елда – 391,
1926 елда – 400,
1938 елда – 480,
1949 елда – 80,
1958 елда – 224,
1970 елда – 293,
1979 елда – 177,
1989 елда – 120,
2002 елда – 107,
2010 елда – 94,
2015 елда – 97 кеше (татарлар).