Революциягә кадәрге чыганакларда Илгильда исеме белән билгеле.

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

1917 елга кадәр авылның статистик мәгълүматлары Дусым авылын да кертеп исәпләнә. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –  игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, тегермән була. Авыл җәмәгатенең имана җире (Дусым авылы җирләрен дә кертеп) 584 дисәтинә тәшкил итә.

Җилгелде мәчете 1858 елда төзелә, 1867 елда яңадан төзелә. XX йөз башында мәчет яна, 1920 елда яңа бина төзелә. 1960 елларда мәчет сүтелә һәм Күәм авылына күчерелә, бинасында балалар бакчасы урнаша.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Краснококшай (1919 елга кадәр – Царёвококшай) өязе Кышлау волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күәм авыл җирлеге составына керә.

1931 елда Күәм һәм Казак Үртәме авыллары белән бергә К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла. 1945 елда мөстәкыйль колхозга аерылып чыга. 1950 елда авыллар кабат К.Маркс исемендәге колхозга берләшә. 1961 елда “Игенче” колхозы итеп үзгәртелә. 1993 елдан “Дусым” колхозы составында, 2002 елдан “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Авылның төньяк-көнчыгыш ягында Пьянобор һәм Азелино культураларына караган Җилгелде археологик табылдыклар урыннары ачыклана.

Күренекле кешеләре

Ә.З.Сәмигуллин (1935–2001) – галим-агроном, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1968– 1994 елларда “Игенче” колхозы рәисе булып эшли, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Халык саны

1859 елда – 259,
1897 елда – 320,
1908 елда – 835 (Дусым авылын да кертеп),
1920 елда – 313,
1926 елда – 230,
1938 елда – 226,
1949 елда – 218,
1958 елда – 128,
1970 елда – 123,
1979 елда – 92,
1989 елда – 29,
2002 елда – 13,
2010 елда – 8,
2015 елда – 4 кеше (татарлар).