Авыл Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

1920 елларга кадәр рәсми чыганакларда 3 өлешкә бүленә: Күәм Пүчинкәсе, Иске Күәм һәм Күәм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1830 елда авылда беренче мәчет төзелә (1883 елда искесе тузу сәбәпле, аның урынында яңа мәчет төзелә). 1832 елда икенче мәчет ачыла (1936 елда аның бинасында мәктәп урнаша). 1833 елда өченче мәчет төзелә (тузу сәбәпле аның урынында 1884 елда яңа мәчет төзелә). Дүртенче мәчет 1901 елда төзелә (1945 елда аның бинасында МТС гаражы урнаша).

XX йөз башында авылда 4 мәчет (1830–1901 елларда ачыла), мәдрәсә (1909 елда ачыла), 8 вак-төякләр кибете, сишәмбе базары эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3378 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Кышлау  волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1938 елның 25 мартыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күәм авыл җирлеге үзәге.

1930 елда авылда беренче мәчет бинасында клуб ачыла (1981 елга кадәр эшли). 1934 елда өченче мәчет бинасында китапханә оештырыла. 1920–1921 елларда 2 башлангыч мәктәп ачыла.  1925 елдан –  мәктәп Ибраһим байның ике катлы йортында, 1928 елдан яңа бинада урнаша. 1932 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1976 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1950 елларда яңа бина төзелә.

1945 елдан МТС эшли. 1931 елда Җилгелде һәм Казак Үртәме авыллары белән К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла. 1945 елда К.Маркс, Молотов һәм Калинин исемендәге колхозларга бүленә, 1950 елда К.Маркс исемендәге колхозга берләштереләләр. 1961 елда “Игенче” колхозы итеп үзгәртелә. 1993 елда кабат 3 колхозга – “Каенсар,  “Күәм” һәм “Дусым” колхозларына бүленә. Авыл “Күәм” колхозы составына керә. 1997 елдан “Күәм” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Күәм” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2008 елдан “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә бар. 1998 елда мәктәптә шагыйрь С.Ф. Шакир музее ачыла. 1995 елда мәчет ачыла (беренче мәчет урынында төзелә).

Күренекле кешеләре

Ф.Р.Җиһаншин (1972 елда туган) – Г.Камал исемендәге Татар академия театры драма актеры, ТРның атказанган артисты;

С.Ф.Шакир (1928–1998) – язучы, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 1766,
1897 елда – 2236,
1908 елда – 2415,
1920 елда – 1236,
1926 елда – 2250,
1938 елда – 2178,
1949 елда – 1346,
1958 елда – 1205,
1970 елда – 1227,
1979 елда – 1121,
1989 елда – 865,
2002 елда – 853,
2010 елда – 774,
2015 елда – 820 кеше (татарлар).