ТРда гади төлке таралыш алган. Мехы кызгылт-җирән, соргылт-сары төстә. Вак кимерүчеләр, куяннар, кошлар, шулай ук үләксә белән туклана. Өндә яши. Елга 3–12 бала китерә.

Гади төлке читлектә асрала торган кыйммәтле мехлы җәнлек төрләре чыгару өчен нигез булып тора. Татарстанда 1931 елдан асрала. Бөгелмә райлнының «Восточный» җәнлек совхозында, Мамадыш районының «Бөрсет» агрофирмасында, Биектау районының «Бөреле» нәсел заводында, Лаеш районының «Матюшино» һәм Чистай районының «Тандем» хуҗалыкларында үрчетелә.

Ана затлар 5310 баш (кызыл токым — 180, көмешсу-кара токым — 5130 баш), яшь җәнлекләр 22,6 мең баш тәшкил итә (2005).

Гади төлке