50 дән артык төре билгеле, бөтен Җир шарында таралганнар. ТР территориясендә 2 төре бар. Ап-ак төнбоек (N. candida) — бөтен республикада агымсыз һәм әкрен агымлы сулыкларда, ак төнбоек (N. alba) Зөя һәм Чишмә елгаларында очрый.

Сабаксыз үсемлек, сулык төбендә куәтле горизонталь тамырчалы һәм су өслегендә йөзеп йөрүче цилиндрсыман озын сапларда урнашкан ялтыравык йөрәксыман озынча-түгәрәк зур яфраклы. Чәчәк бөреләре ачылганнан соң, озын чәчәк сапларында күп таҗ яфракчыклы йөзеп йөрүче берәр-берәр ак чәчәкләр күренә башлый, алар кичен йомылып суга күмеләләр, иртән яңадан калкып чыгып ачылалар (яңгырлы көннәрдә көндез дә ачылмыйлар). Ак төнбоекның касәсе түгәрәк нигезле, ап-ак төнбоекныкы — 4 кырлы. Июнь–августта чәчәк аталар. Чәчәк атып бетергәннән соң, чәчәк сабы бөтерелә, җимеше суда үсә. Җимешләре — аркылы җөйле күп орлыклы зур тартмачык. Август–октябрьдә өлгерәләр.

Үсемлек составында эфир мае, гликозид, алкалоид, дуплау матдәләре, крахмал, глюкоза бар.

Халык медицинасында тынычландыру, йоклату, авыртуны басу чарасы, тән кызышканда, шулай ук тире ялкынсынуын дәвалауда кулланыла.

Тамырчасы һәм орлыклары су кошлары, кондыз, ондатра һәм башкалар терлек ияләре өчен азык булып тора.

Декоратив үсемлекләр.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Ак төнбоек