Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук читкә китеп эшләү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, тимерче алачыгы, су һәм җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 936,3 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Мүлмә волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Комыргуҗа авыл җирлеге составына керә.

Күмәкләштерү елларында авылда “Дружба” колхозы оештырыла, 1959 елда “Шахтёр” колхозы (Комыргуҗа авылы) составына керә.

Күренекле кешеләре

Ш.Мәрҗани (1818–1889) – галим, мәгърифәтче, философ, дин белгече. Аның туган йорты урынында һәйкәл куелган.

Халык саны

1782 елда – 81 ир заты;
1859 елда – 346,
1897 елда – 530,
1908 елда – 607,
1920 елда – 552,
1926 елда – 619,
1938 елда – 751,
1949 елда – 399,
1958 елда – 280,
1970 елда – 218,
1979 елда – 162,
1989 елда – 28,
2002 елда – 12,
2010 елда – 5,
2015 елда – 5 кеше (татарлар).