Биографиясе

1936 елның 24 июле, Сучан шәһәре, хәзер Приморье крае Партизанск шәһәре – 2000 елның 16 ноябре, Казан.

1965–1994 елларда Татар филармониясе солисты, 1994–1998 елларда «Иҗат» берләшмәсендә вокал укытучысы.

Иҗаты

Үзен лирик пландагы җырчы буларак таныта. Ильясовның киң диапазонлы иҗат мөмкинлекләре, тавышының бай тембр төсмерләре аеруча аерылып тора. Искиткеч зур вокаль мөмкинлекләренә таянып, ул концерт репертуарына опералардан арияләр, камера вокаль әсәрләрен, эстрада һәм халык җырларын кертә. Опералардан Ильясов башкарган Рудольф («Богема», Дж.Пуччини), Ленский («Евгений Онегин», П.Чайковский), Левко («Май төне», Н.Римский-Корсаков), Алеко (шул исемдәге опера, С.Рахманинов) арияләре, шулай ук рус һәм чит ил композиторларының романслары аеруча киң таныла.

Җырчы татар композиторларының вокаль музыкасын пропагандалауга зур өлеш кертә. Шулай ук үзе дә вокаль әсәрләр авторы буларак киң таныла, «Мандолина» (Г.Зәйнашева шигыре), «Синең өчен» (Җ.Дәрзаман), «Татар кызы» (Н.Арсланов), «Әнкәй, синең куллар» (К. Шәфикова) кебек шактый популяр җырлар иҗат итә. Бу җырлар күп кенә җырчыларның репертуарына керә.

Ильясов актив концерт эшчәнлеге алып бара, шул исәптән Англия, Германия, Австрия, Италиядә, Африкада гастрольләрдә була; радио һәм телевидениедән даими чыгышлар ясый. Вокалистларның Бөтенроссия конкурсы лауреаты (1972).

Авторлар — Ф.Ш.Салитова, А.Р.Рахмани