Эчтәлек

Диннең төп мәгънәсе Коръәндә Аллаһның илаһи көч булуын тану һәм аңа буйсыну; шулай ук «хөкем», «әҗер», «шәхсән инану», «йолалар үткәрү тәртибе» мәгънәләренә ия.

«Дин» атамасы исламга һәм башка диннәргә нисбәтле рәвештә дә, мәҗүсилеккә карата да кулланыла. Еш кына өч состав өлешнең җыелмасы буларак аңлашыла, аларны аңлауның үзенчәлеге ислам мәзһәбләренең позициясенә бәйле. Диннең әл-Бохари тарафыннан бирелгән билгеләмәсе киң таралган. Әл-Бохари фикеренчә, дин – инану (иман), дини бурычларны үтәү (ислам), инануның ихласлыгын камилләштерү (ихсан).

Бу бердәм-аерылгысыз өчлеккә аңлатма биргәндә хәнәфиләр аеруча инануның мәгънәсен ассызыклыйлар, әшәриләр – дини кануннарның төгәл үтәлүен өстен күрәләр, хәнбәлиләрнең исә Коръән һәм Сөннәгә карата тәкълидчә мөнәсәбәте игътибар үзәгендә тора.

Суфилар динне өч үсеш дәрәҗәсендә карый, алар: әш-шәрига (иман) – Коръән һәм Сөннәгә төгәл иярү, әт-тарика (ислам) – аскетизм, әл-хакика (ихсан) – Аллаһ турында тулы гыйлемгә ирешү.

Киң мәгънәдә дин – рухи дөньяның матди дөньяга капма-каршы куелуы ул, әмма әлеге төшенчәләрнең бер-берсе белән бәйләнеше һәм тәэсир итү өлкәсе турындагы мәсьәлә бәхәсле. Мөселман дини әдәбиятында ялгызлык исемнәрендә (мәсәлән, Җәләлетдин, Динмөхәммәт) дин «ислам» терминының синонимы буларак еш кулланыла.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.