Тарихы

Авылга XVII йөз ахыры−XVIII йөз башында Иске Комазан һәм Кече Кирмән авылы (хәзерге Мамадыш районы) кешеләре нигез салган дип исәпләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Аулаш исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы татарлар). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чыпта сугу, тегүчелек һәм тимерчелек кәсепчелеге, агачтан савыт-саба ясау (аны Себердә, Семипалатинск шәһәрендә һәм башка төбәкләрдә саталар) таралган була.

1826 елда беренче мәхәллә мәчете төзелә, янгыннан соң 1872 елда яңадан салына (1930 елда ябыла, 1940 елда манарасы киселә, 1980 елларга кадәр бинада мәктәп урнаша, 1990 елда сүтелә).

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда 2 “югары” һәм“түбән” мәхәллә мәчетләре, 2 мәктәп, су тегермәне эшли.

1892 елда мәдрәсә ачыла, 1899 елда Казан меценаты Ә.Хөсәенов акчасына таштан мәдрәсш өчен бина салына (сакланган, 1990 елларга кадәр мәктәп остаханәләре өчен файдаланыла), 1907 елдан земство карамагында. 1913 елда мәдрәсә һәм мәктәптә 160 укучы укый.

XX йөз башына 2 икмәк саклау амбары, 2 сәүдә кибете, тимерчелек эшли; бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1185 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 238 хуҗалыкның 68 ендә ат бөтенләй юк, 163 е – бер, ике, 7 хуҗалык өч һәм күбрәк ат тота.

1919 елда авыл акгвардиячеләр карамагында була, халкы 1921 елдагы ачлыктан нык газап күрә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Бигеш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда җир эшкәртү ширкәте, 1930 елда – “Яңа юл” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Ильясов). Дуңгызчылык, ат асрау үсеш ала. Хуҗалык Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясенең Татарстан өлкә комитете күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә (1937 ел), СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша (1939 ел).

1950 елдан зурайтылган “Урай” (аның составына Байрак, Кәрәкәс торак пунктлары керә), 1959 елдан”Алга” (аның составына шулай ук Карман, Югары һәм Түбән Ложы авыллары керә) колхозларының үзәк утары (1998 елдан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда уку өе ачыла. 1930 еллар уртасында авылда районда беренче булып радио үткәрелә. 1966 елдан радиоузел һәм телефон станциясе эшли. 1919 елда бер баскычлы (башлангыч) совет мәктәбе ачыла, 1931 елда − җидееллык, 1939 елда – урта, 1945 елда – җидееллык, 1953 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (1961 елда яңа мәктәп һәм интернат йорты төзелә); 2012 елдан М.Х.Хәсәнов исемендә. 1999 елдан мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли.

Дәвалау амбулаториясе (1935 елдан), мәдәният йорты һәм китапханә (1969 елдан), “Күбәләк” балалар бакчасы (1975 елдан) бар.

1922 елда иске мәчет урынында яңа мәчет салына.

2012 елда “Добыр чишмә” төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

А.С.Гаделшин (1939 елда туган) – эстрада һәм цирк артисты, иллюзионист, драматург, Казан циркында баш режиссер (1981−1992 елларда), ТАССРның атказанган сәнәгать эшлеклесе;

И.Ә.Гайсин (1939 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТССРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.А.Низамов (1930−2007) – ТАССР мәгариф министры (1980−1990 елларда), ТРның атказанган мәктәп укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

М.Фәйзуллин (1890−1988) – авылда совет властен оештыручы, Чаллы кантоны башкарма комитеты рәисе, Чаллы шәһәр советының беренче рәисе (1931 елда), “Яңа юл” колхозы рәисе (1930 еллар уртасы), СССР Советларының IV съезды делегаты (1927 ел);

М.Х.Хәсәнов (1930−2010) – филология фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТАССР Министрлар Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты рәисе (1971−1992 елларда), ТР Фәннәр академиясе академигы һәм аның беренче президенты (1992−2006 елларда) ( авылда ул яшәгән йорт саклана);

Р.Р.Хөсәенов (1957 елда туган) – ТРның атказанган энергетигы, РФнең мактаулы энергетигы. Түбән Кама җылылык-электр үзәге директоры (2001 елдан), “Территориальная генерирующая компания – 16” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (2010−2016 елларда), ТР Дәүләт Советы депутаты (2009−2014 елларда).

Язучы Ф.Г.Гыйльминең тормышы Бигеш авылы белән бәйле (1947−1993, авыл зиратында җирләнгән).

Халык саны

1795 елда – 96 ир заты;
1859 елда – 517,
1913 елда – 1291,
1920 елда – 1052,
1926 елда – 960,
1938 елда – 899,
1949 елда – 681,
1958 елда – 531,
1970 елда – 746,
1979 елда – 591,
1989 елда – 398,
2002 елда – 455,
2010 елда – 401,
2017 елда – 364 кеше (татарлар).