Биографиясе

1929 елның 4 июле, Чистай кантоны Алексеевское авылы — 1981 ел, Чаллы шәһәре.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1953) табиб-хирург, аннан хирургия бүлеге мөдире һәм Азнакай район хастаханәсе баш табибе урынбасары булып эшли. 1964 елдан Әлмәт үзәк район хастаханәсенең баш табибе. 1971 елдан Чаллы район хастаханәсенең баш табибе, 1973 елдан Чаллы шәһәрендә шәһәр сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.