Самара Башкарма комитеты каршындагы ачларга ярдәм күрсәтү бүлеге һәм РКП(б)ның Самара губерна комитеты каршындагы Татар-башкорт бюросы, соңрак губерна халык мәгарифе бүлеге каршындагы Татар-башкорт бюросы һәм татар-башкорт секциясе органы.

Чыгу вакыты

1922 елның 4 мартыннан 1924 елга кадәр Самара шәһәрендә атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Темалары

Газета битләрендә хөкүмәт декретлары һәм карарлары басыла; крәстиян хуҗалыкларының алдынгы тәҗрибәсе яктыртыла, авыл халкының тормыш һәм хезмәт шартларын яхшырту проблемалары күтәрелә, яшь татар язучыларының әсәрләреннән өзекләр урын ала.

Төп рубрикалары: «Губерна хәбәрләре», «Чит ил яңалыклары», «Вакытлы матбугат битләреннән», «Партия тарихыннан», «Яшьләр тормышыннан», «Балалар почмагы», «Әдәбият».