Биографиясе

1957 елның 1 гыйнвары, Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәре.

1978 елда Оренбург педагогика институтын тәмамлый.

1978–1980 елларда Оренбург шәһәре урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

1980 елдан Казанда: СССР ПФАнең Һөнәри-техник педагогика фәнни-тикшеренү институтында (1980–1985 еллар), 1985 елдан Татарстан Республикасы Мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институтында (хәзер Мәгарифне үстерү институты) рус теле һәм әдәбияты кафедра мөдире, проректор (2003–2007 еллар).

2007 елдан Татар гуманитар педагогика университетының рус теле, әдәбияты һәм методикасы кафедра мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре рус-татар икетеллелек шартларында укучылар сөйләме үсешенең лингводидактик системасына карый.

Хезмәтләре

Развитие связной русской речи учащихся в татарской школе. Казань, 1989;

Современная языковая коммуникация и технологии развития речевой деятельности в условиях билингвизма. Казань, 1999;

Русский язык, речь и риторика. Казань, 2000.

Әдәбият

Шакирова Л.З. Новаторские исследования профессора В.Ф. Габделхакова // Науч. Татарстан. 1998. № 4;

Шакирова Л.З., Харисов Ф.Ф. Реализуя Закон о языках РТ // Мәгариф. 1999. № 1.