Гарәп, фарсы һәм төрки телле поэзияләрдә кулланыла.

Гарәп фонетикасы кануннары буенча сүзләрдә озын һәм кыска иҗекләрнең аерым бер тәртиптә чиратлашу үзенчәлегенә нигезләнгән. Теоретик яктан нигезләүчесе – гарәп галиме Хәлил ибне Әхмәд (700–786).

Гарузның төп үлчәмнәре бәхер дип атала. Алар барлыгы унтугыз: тавил, мәдид, басыйт, камил, вафир, һәзаҗ, рәҗәз, рәмәл, сәригъ, мөнсәрих, хәфиф, мозаригъ, мокътәзаб, моҗтас, мөтәкәриб, мөтәдарикъ, җәдид, кәриб, мөшакил. Һәр бәхер үзе берничә төрдәге вәзенгә ия.

Төрки телле шигъриятта

Төрки телле шагыйрьләр гаруз системасын үз телләре хасиятләренә буйсындырып кулланалар: аларда сонор тартык (р, л, м, н) һәм чыжылдавык тартык (ч, ж, ш,) авазларга беткән иҗекләрдән кала барлык ябык иҗекләр озын иҗекләр булып санала, ә сузык авазларга беткән иҗекләр, буынның, ритм калыбының (тәфагыйльнең) кайсы урынында килүенә карап, я озын, я кыска иҗекләр булып саналырга хаклы.

Татар телендә сузык авазлар озынга-кыскага бүленмиләр, шунлыктан иҗекнең озынлыгы-кыскалыгы сүзнең язылышы белән түгел, ә чынлыкта яңгырашы, сүзләр тезмәсендәге ритмик әйтелеше белән аерымлана. Мәсәлән:

Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә,
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә (Г.Тукай).

Беренче юлдагы башлангыч ике сүз телдән кычкырып укыганда баш-лый-га-ле рәвешендә яңгырый, ягъни вәзен калыбының «фагыйләтен» (- U--) схемасына туры килә. Тулаем поэманың (Г.Тукай, «Печән базары ...») вәзене, ритмик төзелеше – рәмәле мөсәддәси мәхзуф калыбына (- U---U---U-) тәңгәл (фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт).

Татар шагыйрьләре арузның, нигездә, ике бәхер үлчәмен – һәҗаз белән рәмәл вәзенен кулланалар. мәсәлән, «Кисекбаш китабы»нда, Утыз Имәни, Г.Тукай һ.б. шагыйрьләрнең иҗатларында бу ике бәхернең тулы яки кыскартылган шәкелдә әлеге ике вәзене ешрак очрый.

Әдәбият

Курбатов Х.Р. Иске татар поэзиясендә тел, стиль, метрика һәм строфика. Казан, 1984.

Табрз В. Джам-и мухтасар. Трактат о поэтике. М., 1959.

Хамраев М.К. Основы тюркского стихосложения. Алма-Ата, 1963.

Фролов Д.В. Клас­сический арабский стих. История и теория аруда. М., 1991.

Автор – Х.Р.Курбатов