Тарихы

1557 елда нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Архангельский исеме белән дә мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сарык тиресе иләү, тимерчелек, йон һәм тукыма ману, юлаучылар йорты тоту кәсепчелеге тарала.

1774 елның 1 июнендә авыл янында Е.И.Пугачев отрядлары полковник Михельсон гаскәрләре белән бәрелешә.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, земство хастаханәсе (1881 елда ачыла), этап йорты, Троица чиркәве (1856 елда төзелә, беренче чиркәү 1565 елда эшли башлый), земство мәктәбе (1857 елда шәхси мәктәп буларак ачыла, 1868 елдан – земство мәктәбе, 1885 елдан – ике мәктәп: кыз балалар һәм ир балалар мәктәпләре), 3 тимерче алачыгы, 2 су тегермәне, 4 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 12 бакалея кибете, 20 юлаучылар йорты; чәршәмбедә һәм Изге Троица көнендә базарлар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3404,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Чыпчык волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Казан авыл, 1935 елның 10 февраленнән – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Биектау районында.

Хәзер Чыпчык авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Пробуждение” колхозы (беренче рәисе – М.И.Усачёв) оештырыла, 1967 елда “Дружба” совхозы итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1974 елдан), мәдәният йорты (бинасы 1993 елда төзелә), китапханә (1936 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, “Бибисара” мәчете (2008 елдан), Архангел Михаил чиркәве (2013 елдан); мәктәп каршында – Сугышчан һәм хезмәт даны музее (1985 елдан; оештыручысы – М.Ю.Билалов, җитәкчесе – Г.И.Җәләлиева), мәдәният йорты каршында – “Сүнмәс йолдызлар” татар фольклор ансамбле (2016 елдан) эшли.

Авыл янында эпиграфика истәлекләре – 2 кабер ташы (XVI йөзнең беренче яртысы) табыла.

Күренекле кешеләре

Тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле шәхесләр арасында: М.Ю.Билалов – педагогика фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы, “Почет билгесе” ордены кавалеры (1971–1991 елларда – авыл мәктәбе директоры).

Халык саны

1646 елда – 522,
1782 елда – 373 ир-ат;
1859 елда – 1755,
1897 елда – 1498,
1908 елда – 1586,
1920 елда – 1726,
1926 елда – 1745 (Заря поселогы, Юныс һәм Бирсаково утарларын да кертеп),
1938 елда – 1399,
1949 елда – 1356,
1958 елда – 853,
1970 елда – 940,
1989 елда – 1628,
2002 елда – 1630,
2010 елда – 1677,
2017 елда – 1694 кеше (руслар – 51,9%, татарлар – 43%).