Дала Зәе елгасының уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11 км. Бассейнының мәйданы 42 м2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан, Әлмәт районында ага. Елга башы Березовка авылыннан 5 км көньяк-көнчыгыштарак, тамагы Аргы Ямаш авылының көньяк-көнчыгыш чигендә. Елга башының абсолют биеклеге 250 м, тамагыныкы – 82 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%.

Ямашның 0,4 тән 2,8 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,35 км/км2. Туенуы катнаш, дүрттән өч өлеше кар сулары исәбенә туры килә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,25-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 82 мм, ташу вакытында су агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,032 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700-1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.