Биографиясе

1941 елның 5 гыйнвары, Кукмара районы Татар Толлысы авылы – 2016 елның 31 марты, шунда ук.

Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый (1973 ел). 1957–2006 елларда (бүленеп) «Новая жизнь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (1992 елга кадәр колхоз) эшли: тракторчы, колхоз рәисе (1978 елдан), арендаторлар берлеге рәисе (1992 елдан), аның директоры (2000 елдан); 1976–1978 елларда Кукмара районының «Заветы Ильича» колхозы рәисе.

Рәүфов җитәкчелегендә җитештерү, мәдәни-көнкүреш объектлары, торак йортлар, Чарлы урта мәктәбе төзелә, авылларга газ кертелә. 2005 елда 1 гектардан 41,2 центнер бөртекле культуралар, 302 центнер бәрәңге алына, еллык савым 1 сыердан 5890 кг тәшкил итә.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Сибат Р., Хаҗиев М. Бәхет бишегем Толлы (документаль повестьлар). Яр Чаллы, 2000.

Сибат Р. Крутой подъём // Идель. 2001. № 1.

Сибат Р. «Без дә җирдән күтәрелдек...». Яр Чаллы, 2003.

Сибат Р. Көзге Сабантуй. Казан, 2005.